Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының вәзгыять үзәген булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының вәзгыять үзәген булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов алып барды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «ГЛОНАСС+112» юнәлеше ҖЧҖ җитәкчесе Илья Ривкинд, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре һәм игенчелек буенча консультантлары, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының районнар бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмәне Николай Титов ачты. «Бу системаны эшләүгә керешкәнче башка төбәкләрнең – Краснодар краеның һәм Белгород өлкәссенең тәҗрибәләре өйрәнелде. Шуннан соң үзебездә АПКның бердәм мәгълүмати үзәген булдырырга карар кылынды», – диде ул, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

«ГЛОНАСС+112» юнәлеше ҖЧҖ җитәкчесе Илья Ривкинд бу системаның «Хуҗалыклар паспорты» һәм «Кырлар паспорты» кебек геомәгълүмати “катламнар” төзү мөмкинлекләре булуы турында сөйләде. Нотыкчы, кырларны инвентаризацияләү аларны карап йөргәндә мобиль телефондагы кушымта ярдәмендә башкарыла, диде. Шулай итеп, кырларны барлап йөргәндә аларның күләмнәре ачыкланачак, бу исә әлеге проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы була.

«Икенче этапта мобиль кушымта аша кыр эшләренең барышы турында көндәлек оператив мәгълүмат бирү, терлекчелек фермаларын һәм машина-трактор паркларын паспортлаштыру планлаштырыла, моннан тыш, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең атна саен яңартылган космик мониторингын оештыру планлаштырыла», – диде Николай Титов.

Республика кырларын паспортлаштыру 2017 елның 30 июненә төгәлләнер, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International