«Бөтенроссия кыр көне – 2017» форумы кысаларында органик авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстанда 2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның кысаларында Россиядә һәм дөнья күләмендә органик авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган халыкара конференция үткәрү планлаштырыла.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет һәм Милли органик совет оештыра.

Конференциядә Ярославль, Калуга өлкәләреннән, Мордовия, Татарстан республикаларыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән органик продукция җитештерүчеләрнең чыгышлары булачак. Германия, Литва, АКШ, Беларус, Кыргызстан һәм Казахстан органик җәмгыятьләреннән дә вәкилләр үзләрендә органик аграр секторны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый совет әлеге конференциядә катнашучыларның һәм чыгыш ясаучыларның исемлекләрен төгәлләштерәләр. Чарада спикер буларак катнашу өчен заявканы 2017 елның 5 июненә кадәр eco.oc@yandex.ruinfo@rosorganic.ru электрон адреска җибәрергә мөмкин, катнашучыга заявка 15 июньгә кадәр eco.oc@yandex.ru электрон адрес буенча кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 89050248728 телефоны аша (Дылевская Ольга Владимировна), 8(495)3631457 (өстәмә 7702) (Степкина Надежда Леонидовна) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International