Республика районнарында кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза. Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре кулланучылар җәмгыятьләренә йөриләр, барлык юнәлешләр буенча (әзерләү, сәүдә, җитештерү һәм җәмәгатьтуклануы) аларның эшчәнлеген анализлыйлар. Мондый очрашуларда төп чараларның булуына, аларның нәтиҗәле кулланылуына һәм соңгы биш елда капитал салуларның үзләштерелүенә аерым игътибар бирелә.
Бу атнада шундый чаралар Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Азнакай районнарында узды. Мәсәлән, Ютазы районы кулланучылар оешмалары берлегенә җитештерү һәм сәүдә эшчәнлеген үстерү эшен көчәйтергә тәкъдим ителде, ә Баулы районы кулланучылар оешмаларына авыл халкына хезмәт күрсәтүне яхшырту һәм кооператив милекнең сакланышын тәэмин итү эшен көчәйтергә киңәш ителде.