Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында азык әзерләү техникасының техник төзеклеген тикшерәләр. Кичә, 29 майда, шундый чара “Таң” ҖЧҖендә узды.
Комиссия үзйөрешле чапкычларның һәм азык җыю комбайннарының эшкә әзерлеген, экипажларның составын һәм механизаторларда тиешле таныклыкларның булуын тикшерде.
Комбайннарның комплектлаштырылган булуына һәм техника иминлеге таләпләре үтәлешенә аерым игътибар бирелде. Комиссия комбайннарның янгынга каршы чаралар (янгын сүндергечләр, комлы әрҗәләр һ.б.) белән, шулай ук тиешледарулар, медицина әйберләре белән тәэмин ителгән булуларын билгеләп үтте.
Техниканың сезонлы эшкә әзерлеген тикшерүдә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Хәмит Нәзиров катнашты.