Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алдына савымны тәүлеккә 100 тоннага җиткерү бурычы куелган. Бүгенге көндә район хезмәтчәннәре куелган максатка ирешүгә якынлашалар, 29 майда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 90,5 тонна сөт савылган(узган елның шул датасына карата 124%).
Түбәндәге бүлекчәләрнең терлекчеләре сөт җитештерү күләмнәрен арттыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр: “Зәй” агрофирмасы” ҖЧҖенең «Ялкын» бүлекчәсе, “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖенең«Родина» бүлекчәсе, «Восток” агрофирмасы” ҖЧҖенең “Игенче” бүлекчәсе һәм «Нива» ҖЧҖ бүлекчәләре.