«Идел буенда Россия товарлары атнасы» кысаларында «Бал ярлары» («Медовые берега») сәүдә-ярминкәсе узачак

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 16 августыннан 20 августына кадәр «Казанярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Идел буенда Россия товарлары атнасы» универсаль күптармаклы күргәзмә узачак. Аның кысаларында «Бал ярлары» («Медовые берега») сәүдә-ярминкәсе булачак, аны “Урманчылык идарәсе” ДАУ оештыра.

Ярминкәдә балның иң яхшы сортлары һәм төрледән-төрле умартачылык продукциясе: прополис, чыршын (перга), балавыз, серкә (пыльца) һ.б.лар булачак. Ярминкәдә Татарстаннан гына түгел, шулай ук илебезнең башка төбәкләреннән дә катнашучылар булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International