ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Озак еллар намуслы эшләгәне һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Әхмәтҗан Булатов Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасының үтәлүен тикшерү буенча парламент комиссиясенең уртак утырышы узды, анда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү» программасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү өлешен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар, шулай ук икенче укылышка әзерләнгән азык-төлек иминлеге турындагы закон проектын карадылар.


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда 2017 елның 5 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 521,6 мең тонна сөт (105%), 159,6 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (101%), эре мөгезле терлек ите – 41,6 мең тонна (104%).

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын корткычлардан, авырулардан һәм чүпләнүдән саклау буенча эшкәртү чаралары дәвам итә. 

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында сөткә бәяләр билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсен үткәрүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

«Агрокөч» холдингы Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында савым сыерлары өчен 2500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзергә кереште.

2017 елның 16 июненнән 22 июненә кадәр Казанда балык гастрономиясе атнасы узачак. 

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында быел эре мөгезле яшь терлекләр өчен 230 мең бәйләмнән артык дару үләннәре әзерләүне планлаштыралар.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сатыш авылыннан КФХ башлыгы Айнур Мостафин быел 50 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү мәйданчыгын төзүне планлаштыра. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International