«Умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә пестицидларны куллану кагыйдәләре турында

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын корткычлардан, авырулардан һәм чүпләнүдән саклау буенча эшкәртү чаралары дәвам итә. Эшкәртү барышында пестицидларны куллану регламентын үтәмәү умарталарның һәлак булуына китерергә мөмкин, диләр «Умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре.

Шулай итеп, эшләр башкарганда, законнарда билгеләнгән таләпләрне үтәргә кирәк, аерым алганда – якын тирәдә уранашкан умарталыклар хуҗаларына алдан хәбәр итү мәҗбүри. Авыл хуҗалыгы оешмалары умартачыларга эшкәртү башлануның вакыты, территориясе һәм нинди культураларның эшкәртелүе турында хәбәр итәргә тиешләр. Эшкәртелә торган мәйданнар чикләрендә «Пестицидлар белән эшкәртелде» дигән щитлар (бердәм иминлек билгеләре) куела, анда саклану чаралары турында мәгълүмат бирелә, шулай ук бу территорияләргә чыгарга мөмкин булган вакытлар күрсәтелә.

Умарталыклар хуҗалары исә авыл җирлекләренә һәм күрше хуҗалыкларга умарта ояларын урнаштыру урыннары турында хәбәр бирергә тиешләр.

«Умартачылык идарәсе» ДБУ белгечләре эшләр уздырылу турында хәбәр алган умартачыларга умарта ояларын эшкәртелә торган кырлардан 5-7 км ераклыкта урнаштырырга киңәш итәләр. Әгәр болай эшләп булмаса, умарталарны изоляцияләргә кирәк: умарталар кереп-чыгып йөри торган авызларны челтәр белән капларга, азык савытына сироп салырга һәм су куярга. Төнгегә умарта авызларын ачарга мөмкин. Умарталар агуланганда бал һәм перга белән ябылмаган кәрәзләрне алырга, умарта ояларын җылытырга һәм яңа ана ясарга калдырырга кирәк. Яңадан бу урынга кайту бары тик эшкәртелгән баллы чәчәкләр чәчәч атуын туктаткач кына мөмкин, әмма моны эшкәртү көненнән соң 12-14 көн узгач кына эшләргә киңәш ителә.  Эшләр башкарылганнан соң бал кортларының очуы 24-26 сәгатькә чикләнә.

Пестицидлар умарталар өчен куркынычлылык ягыннан 4 класска бүленәләр: I класс – аеруча куркыныч, II класс – уртача куркыныч, III класс – аз куркыныч һәм IV класс – умарталар өчен бөтенләй куркыныч түгел. Татарстанда III класс пестицидлары кулланыла, аларны кулланганда түбәндәге экологик регламент үтәлергә тиеш: чәчүлекләрне эшкәртү иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә башкарылырга тиеш (умарталар очмаганда), җил тизлеге секундка 4-5 метр булырга тиеш. Умарталар өчен чикләү-яклау зонасы 2-3 километр булырга тиеш, умарталарның очуын чикләү – 3-24 сәгать.

Умарталар һәлак булган очракта, аларның хуҗаларына дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Алар агулануны тикшерү өчен кирәкле материалны сайлап алалар, моңа акт төзиләр һәм патологик материалны район яисә республика ветеринария лабораториясенә җибәрү өчен кирәкле документлар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International