Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсен үткәрүгә әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев рәислегендә узды.
Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмати сәясәт һәм махсус проектлар департаменты диреторы урынбасары Анатолий Вельматов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе бу елның 5 июленнән 7 июленә кадәр узачак. Күргәзмәдә Россия, Германия, Австрия, Франция, Финляндиядән һәм башка илләрдән 150 дән артык компания һәм фәнни-тикшеренү институтлары, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре катнашачак. Күргәзмәнең экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» блокларыннан торачак. Территориянең мәйданы – 60 гектардан артык.
Киңәшмә барышында форумның эш программасы структурасы, күргәзмзәдә катнашучы компанияләрне урнаштыру, күргәзмәгә кешеләр җәлеп итү мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар шулай ук көзге һәм сабан культуралары чәчелгән тәҗрибә кырлары кишәрлекләрен карадылар.
«Форум тармак белгечләре өчен мөмкин кадәр файдалырак булсын өчен тырышырга кирәк, – дип ассызыклады Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев. – Шул исәптән үсемлекчелектә һәм терлекчелектә яңа инновацион алымнарны һәм үзебезнең машина төзелеше куәтен күрсәтергә кирәк».
Гомумән алганда, Петр Чекмарев күргәзмәгә әзерлек барышын уңай бәяләде. “Татарстан кыр көне” шундый чаралар үткәрүнең эталоны булып торырлык итеп үткәрергә кирәк бу форумны», – диде ул.