Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Сатыш авылыннан КФХ башлыгы Айнур Мостафин быел 50 башка исәпләнгән эре мөгезле терлек симертү мәйданчыгын төзүне планлаштыра. «Эшчәнлек даирәсен киңәйтергә телим, – ди КФХ башлыгы. – Хәзер хуҗалыкта 30 ат һәм 40 баш сарык бар».
Булдыклы авыл эшкуарының үз эшләреннән башка да мәшәкатьләре җитәрлек – Айнур Мостафин 13 фермерны берләштергән «Каймак» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе. 2016 елда кооператив «Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча грант откан. Фермер сәйләвенчә, бу акчалар сөт җитештерү цехын төзүгә һәм тиешле җайланмалар сатып алуга тотылган. «Быел майда беренче продукцияне чыгардык. Эремчек, кефир һәм ряженка әзерлибез, – диде Айнур Мостафин. – Сөт продуктларын Казанда чатыр мәйданчыгында сатабыз».