«Агрокөч» холдингы эре мөгезле терлекләр өчен 2500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзергә кереште

2017 елның 13 июне, сишәмбе

«Агрокөч» холдингы Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында савым сыерлары өчен 2500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзергә кереште. Комплекс территориясенең гомуми мәйданы 30 гектардан артыграк. Комплекс структурасына 2 сыер абзары, саву залы, анда бер үк вакытта ротация тибында 72 сыер саварга мөмкин булачак, бозаулату бүлекчәсе, анда бер үк вакытта 418 сыер кертергә була. Объектны төзүгә гомуми инвестицияләр күләме 1,05 миллиард сумнан артып китәчәк, шуның 20% – холдингның үз акчалары. Комплексның беренче чиратын төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру – 2018 елның беренче яртыеллыгына, ә проектның җитештерү куәтенә ирешү 2018 ел ахырына планлаштырыла.

«Яңа терлекчелек комплексын төзү безнең агрохолдингның ит-сөт юнәлешен үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру сөт җитештерү күләмен 20%ка арттырырга ярдәм итәчәк, шулай ук яңа технологияләр үзләштерү нәтиҗәсендә эре мөгезле терлекләрнең продуктивлыгын күтәрүгә дә булышачак. Моннан тыш, бу “Агрокөч” агрохолдингына сөт һәм сөт продукциясе импортын алыштыру буенча федераль программаны гамәлгә ашыруга үзеннән өлеш кертүгә дә ярдәм итәчәк», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International