Татарстанда 2017 елның 5 аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 521,6 мең тонна сөт (105%), 159,6 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (101%), эре мөгезле терлек ите – 41,6 мең тонна (104%).
Республикада сөт җитештерү 5%ка арткан (+ 5,9 мең тонна). Савым буенча иң зур үсеш – Вахитов ис. АХҖКында (123%), аннан аз гына калыша «Урал» АХҖК – (119%). Савым «Ак Барс» ХК” АҖендә кимегән (– 984 тонна), шулай ук «Органик групп» ҖЧҖ” ИКендә (– 278 тонна).
Савым сыерларының иң югары продуктивлылыгына ирешкән хуҗалыклар: «Азык-төлек программасы» АПК” ҖЧҖ – 4519 кг, аннары рейтингта Вахитов ис. АХҖК – 4348 кг, «Урал» АХҖК – 4170 кг. Республикада бер сыердан 5 айда уртача савым – 2202 кг. Түбәндәге предприятиеләрнең күрсәткечләре түбән: «Органик групп» ИК” ҖЧҖ – 1236 кг, «Сөт иле» ҖЧҖенең «Яңа Чишмә» филиалы – 1573 кг, «Нурлат сөте» ҖЧҖ – 1966 кг, «Чаллы-икмәк» АҖ – 1966 кг, «Авангард» АҖ – 1976 кг, «Красный Восток Агро» ААҖ – 2065 кг.
Эре мөгезле терлекләр ите җитештерүне арттыручылар: (156%), Токарликов ис. ААҖ (150%), «Органик групп» ҖЧҖ (131%). Ит җитештерүне киметүчеләр арасында: «Рацин» ДУП – (-10%), «Красный Восток Агро» ААҖ (- 4%), «Ак Барс» ХК” АҖ – (- 1%).
Эре мөгезле терлекләр санын узган ел белән чагыштырганда арттыруга ирешкән предприятиеләр: «Хузангай» ҖЧҖ (+27%), «Союз-Агро» ҖЧҖ (+26%), «Кулон» АФ” ҖЧҖ (+13%), «Агрокөч» АҖ (+10%). Терлекләр санын киметкән предприятиеләр: «Красный Восток Агро» ААҖ – (- 8%), «Сөт иле» ҖЧҖенең «Яңа Чишмә» филиалы (-4%), УК ООО «Органик групп» ҖЧҖ ИК – (- 2%).
Республикада 137,2 мең баш бозау туган (былтыргы дәрәҗәдә). Дуңгызлар саны 2%ка арткан.
Бозаулар буенча узган елга караганда иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр: Токарликов ис. АҖ - (121%), «Союз-Агро» ҖЧҖ - (110%). Түбән күрсәткечле предприятиеләр; «Красный Восток Агро» ААҖ (99%), «Сөт иле» ҖЧҖенең «Яңа Чишмә» филиалы - (94%), «Рацин» ДУП - (81%). «Фортекс» ГК-да бозаулар үлгән – 11%, АО «Авангард» АҖендә – 23%, «Сөт иле» ҖЧҖенең «Яңа Чишмә» филиалында – 23% (туган бозауларга карата процентларда).