Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты белән Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасының үтәлүен тикшерү буенча парламент комиссиясенең уртак утырышы узды, анда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү» программасының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү өлешен гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар, шулай ук икенче укылышка әзерләнгән азык-төлек иминлеге турындагы закон проектын карадылар.

«Сугарулы җирләр азык-төлек иминлеген тәэмин итү гаранты булып торалар, – дип ассызыклады Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев. – Татарстанда 1990 елга кадәр 169 мең га сугарулы җирләр булган, ә бүген нибарысы 30 мең гектар чамасы җир торгызылды һәм файдаланыла».

Соңгы вакытта республикада авыл хуҗалыгын һәм сугару тармагын үстерү мәсьәләләре буенча принципиаль норматив хокукый актлар кабул ителде, дип билгеләп үтте Таһир Һадиев, аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2011 елдан башлап 30 мең гектар чамасы сугарулы җирләр реконструкцияләнде, 360тан артык плотина һәм гидротехник корылмалар төзекләндерелде, диде ул.

Җирләрне мелиорацияләү өлкәсендәге бүгенге вәзгыять турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чынгыш ясады.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләүне үстерү» ярдәмче программасының сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм реконструкцияләү өлешендәге чараларны өстәмә финанслау, шулай ук сугару системаларын яңадан техник җиһазлау чараларын өстәмә финанслау мәсьәләләрен карарга дигән тәкъдим керттеләр. Депутатлар фикеренчә, моны мелиорация һәм насос җайланмаларын сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләүгә субсидияләр рәвешендә (Татарстан Республикасы бюджетыннан – 70% һәм бюджеттан тыш чыганаклардан – 30% схемасы буенча) эшләргә мөмкин.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов безнең җиләк-җимеш продукциясенең сәүдә челтәрләренә начар чыгу фактына игътибарны юнәлтте. Уңышны арттырырга тырышу мәсьәләсен хәл иткәндә, аны сату проблемасын да онытмаска кирәк, диде ул.

Су терлекчелек фермаларына да кирәк. Терлекчелек комплексларын су белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә кадәр бөтен җирдә хәл ителмәгән килеш кала. Аны хәл итү өчен 300 млн. сумлап акча кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу өлкәдә дә максатчан программа эшләүне сорый.

Комитет утырышында шулай ук торак пунктларның үзәкләштерелгән су системасы белән тәэмин ителеше турындагы мәсьәләне дә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International