Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында быел эре мөгезле яшь терлекләр өчен 230 мең бәйләмнән артык дару үләннәре әзерләүне планлаштыралар. «Июньдә әзерләнгән бәйләмнәрдән күренгәнчә, аларның сыйфаты яхшы булырга тора, – дип сөйли районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Дәүләтшин. – Бу эшкә күбесе ай башында ук кереште инде, җыелган бәйләмнәрне биналарда киптерәләр».
«Дружба» агрофирмасы” ҖЧҖенең Адав-Толымбай сөт-товар фермасында дару үләннәрен терлекчеләр Светлана Архипова, Гөлира Хәйруллина, Гүзәл Мөлекова һәм Эльвира Архипова әзерлиләр. «Бер урында 40 ел эшлим инде. Шуңа күрә бозаулар авыруларын дәвалауда һәм профилактикалауда аларның ни дәрәҗәдә файдалы булуын бик яхшы беләм», – дип сөйләде Гөлира Хәйруллина.
Чималны чабучы һәм ташучы – Равил Каюмов. Узган ел монда дару үләннәре 10 мең бәйләм әзерләнгән.