Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында сөткә бәяләр билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда район башлыгы Валерий Макаров, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин һәм башкалар катнашты.
Валерий Макаров район эшкуарлары алдына халыктан сатып алына торган сөт бәясен 18 сумнан да төшермәскә дигән бурыч куйды. «Әлбәттә, күбрәк түләргә була, әмма шуннан да ким булмаска тиеш, – дип ассызыклады ул. – Әгәртрейдерлар сөтне май аенда шуннан кимрәк бәядән алган булсалар, алар аерманыкомпенсация рәвешендә түләргә тиеш».
Әгерҗе районында 7 эшкуар сөт җыю белән шөгыльләнә, алар һәркөнне шәхси хуҗалыклардан 8 тонна сөт җыялар.
«Авылда күпчелек хуҗалыклар сөт сатудан керем ала. Без авыл кешеләренең хезмәтен тиешенчә бәяләргә тиеш», – диде район башлыгы.
Халыктан сатып алына торган бүгенге сөт бәясе июнь һәм июль айларына билгеләнде, диде Дилүс Гатауллин. «Алга таба ничек булыр, анысын соңрак хәл итәрбез», – диде ул.