АПК ветераны Әхмәтҗан Булатов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Озак еллар намуслы эшләгәне һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Әхмәтҗан Булатов Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

Әхмәтҗан Булатов үзенең 38 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлады. Аның хезмәт эшчәнлеге 1960 елда башлана. Ул нәсел эше буенча Бөгелмә дәүләт станциясендә директор, Бөгелмә колхоз-совхоз җитештерү идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре, ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары – терлекчелек һәм нәсел эше бүлеге башлыгы, Тат. КПССның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары, «Татитагропром» генераль директоры булып һәм башка шундый җаваплы вазыйфаларда фидакарьләрчә эшли.

Әхмәтҗан Булатов, кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт аны җиренә җиткереп, намуслы башкаруы белән, аграр сектордагы гомуми бурычларны хәл итү өчен кешеләрне берләштерү осталыгы белән аерылып торды. Эшләү дәверендә ул үзен инициативалы, шул ук вакытта җитештерүгә заманча технологияләр кертү һәм аграр секторда булган алдынгы тәҗрибәне куллану өстендә даими эшләүче җитәкче буларак күрсәтте. Ул республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен уңай шартлар булдыру буенча барлык мәсьәләләрдән хәбәрдар иде, һәм аның җитәкчелегендә авыл хезмәтчәннәре үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында ирешелгән уңышларны саклап калу гына түгел, ә аларның нәтиҗәлелеген дә шактый арттыра алдылар. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең икътисадый торышын яхшырту, күмәк подрядны, эшне оештыруның һәм хезмәт өчен түләүнең алдынгы, нәтиҗәле алымнарын гамәлгә кертү буенча системалы эш алып бару аграр тармакны үстерүгә зур этәргеч бирде.

Элегрәк Әхмәтҗан Булатов «Мактау Билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен»Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнгән һәм «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International