Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән Төркия Республикасының Анталия шәһәрендә булды.
Бүген Халыкара кооперативлар көненә, Россия кулланучылар кооперациясенең 194 еллыгына һәм Татпотребсоюз оешуга 109 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар өчен аларның гаилә фермасын үстерүгә чыгымнарын федераль бюджеттан финанслауга 2025 елның 4 июлендә 8.00 сәгатьтән алып 2025 елның 4 августында 17:00 сәгатькә кадәр сайлап алу уздыру турында игълан итә.
2025 елның 10 июлендә Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Россия кооперация университетының Казан кооператив институтының «Төбәктә агротуризмның перспектив юнәлешләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» темасына түгәрәк өстәле узачак.
Бүген Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында «Агрария фәне көне-2025» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнашты.
2025 елның 9 июлендә Казанда «АГРОВОЛГА-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылган чарада агросәнәгать комплексын һәм илнең авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын билгеләп үтәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре) сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү өчен 2025 елның 2 июленнән 16 июленә кадәр гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Узган атнада «Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге» (ФЦТРБ) ФДБФУ базасында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының күчмә утырышы узды. Утырышта «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ директоры Данил Мингалиев, район һәм башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Корея Халык-Демократик Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рөстәм Гайнуллов һәм Рафаэль Фәттахов, шулай ук «57нче Татар ат заводы» ҖЧҖ директоры Николай Скоков катнашты.
Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген масштаблы тикшерү башланды. 30 июньнән 4 июльгә кадәр комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяләячәк.