ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,   2019 елда  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау  чараларыннан  бушаган   25,9 тоннадан  артык  канистр һәм 14,8 тоннадан  артык   биг-беглар  кабат  эшкәртүгә  җибәрелде, бу  узган  елдагыдан  3 мәртәбә  диярлек  күбрәк.   Бу  процесста    Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Алабуга, Биектау, Баулы, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары  активлык  күрсәтте. 

21 гыйнварда Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары    Джамбулат Хатуов    селектор  киңәшмәсе  үткәрде,  ул  Россиядә  соя  җитештерүне арттыру  мәсьәләләренә багышланган иде.    Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов,   «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы,    «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы,   Россия  фәннәр академиясенең Казан  фәнни үзгенең аерымланган структур җүлекчәче – Татарстан авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) вәкилләре,   Казан  аграр  университеты  галимнәре  катнашты. 


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 10 февраленнән   20 февраленә  кадәр  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә  һөнәри белем  бирү” ФДБМУ    “Татарстан  Республикасының аквакультура  һәм  умартачылык  идарәсе” ДБУ белән  берлектә  «Умартачылыкны  үстерүнең  нәтиҗәлелеген күтәрү»  программасы  буенча  укулар  уздыра.  

21 гыйнварда  Арча  районында  терлекчелек  тармагының  2019 елгы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.  Чарада   Арча  районы  башлыгы   Илшат Нуриев, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Арча  районы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Ренат Гатиятов, Идарәнең  терлекчелек  бүлеге  консультанты   Роберт Хәйретдинов, район Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  селекция-нәсел  инспекциясе  хезмәте  башлыгы   Зәмхәрия Зарифуллина, район ветеринария  берләшмәсе  җитәкчесе   Ринат Фәйзрахманов, агрофирмаларның,  район хуҗалыкларының  терлекчелек  буенча  белгечләре,  җитәкчеләре  катнашты.    

Һәр умарталыкка аның  хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта  ояларының  саны  турында  мәгълүмат  белән  документ бирәчәкләр.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  хәбәр итә, Татарстанда  2020 елга  яшьләр  өчен  Татарстан  Республикасының фәнни грантларына һәм премияләренә  заявкалар    кабул  ителә  башлады.  Грантлар   каралган  20  фәнни  юнәлеш  арасында      “Агросәнәгать комплексы, туфракның  уңдырышлылыгын торгызу, игенчелектә адаптив-ландшафт системалары”  номинациясе  бар; ә  премияләр буенча  – “Авыл  хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану” номинациясе.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Әлмәт  районында  атна  саен  район башлыгы  Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәнис Шәрәфиев катнашында  терлекчелек  буенча  семинар-киңәшмә  уздырыла.  Семинарның    теоретик  өлешендә  терлекләргә җылы  су  эчерүне оештыру,  терлекчелек  биналарында  оптималь  микроклимат  булдыру,  хайваннар  туган  көннән  үк аларны  дөрес һәм  нисбәтле  тукландыру мәсьәләләре карала,     практик  өлешендә  – авылда  уңышлы  эшләү  үрнәкләре.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләреннән      эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлауга  заявкалар  җыюны  дәвам итә.     

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  


18
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

2020  елның  17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел  атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе  уза, анда,  гадәттәгечә, азык-төлек  сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә  ирешелгән  дөньякүләм казанышлар күрсәтелә.      Росси Федерациясе  күргәзмәдә  5 мең кв. метрдан  артыграк  мәйданда    зур  күләмле     экспозиция  күрсәтте.  Анда  илнең   18 төбәге  үзләренең  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек продукциясен – икмәк  һәм  кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез    продуктларын, яшелчә  һәм җиләк-җимешләр, үсемлек  мае, бал, шәраб һәм башка товарларын   презентациялиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International