2020 елда үсеш ноктасы АПК белән идарә итүне цифрлаштырудан гыйбарәт. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Шундый яңалыкларның уңай үрнәген «Агрокөч» холдингы күрсәтә. Компаниядә белешмәләрне масштаблы цифрлаштыру 2016 елда ук игенчелектән һәм терлекчелектән башланган иде. Шуның исәбенә холдинг кырларда эшләрне контрольдә тоту өчен хезмәткәрләр санын киметүгә, чәчүлекләр торышын анализлау тизлеген арттыруга, ашламаларга чыгымнарны киметүгә һәм әзер продукцияне чыгару, күчерү һәм сату процессларын тикшереп тору дәрәҗәсен арттыруга иреште.
Хәзер цифрлаштыру программасы холдингның кошчылык юнәлешләренә дә үтеп керде. Холдингның генераль директорының кошчылык буенча урынбасары вазыйфасы бетерелде. Предприятиеләрдә технологик процесслар белән идарә итүне аерым хезмәткәрләр гамәлгә ашырачак.
Моннан тыш, холдингның барлык предприятиеләре интерактив аналитик хисапка тоташтырылачак, алар кирәкле мәгълүматы бер экранда күрәчәкләр. Система менеджерга теләсә нинди бизнес-процесс турында актуаль мәгълүмат алырга һәм теләсә нинди үзгәрешне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Эшләнгән стратегия нигезендә 2023 елга кадәр холдинг машина ярдәмендә күрү һәм уку технологияләрен куллануны, махсус контактсыз датчиклар ярдәмендә хайваннарның торышын мониторинглауны һәм, RFID-метокларны исәпкә алып, үсемлекләрне күчереп йөртүне һәм аларны яклау чараларын куллануны контрольдә тоту системасын кертүне гамәлгә ашырачак.