Апас районы икътисадында авыл хуҗалыгы әһәмиятле урын алып тора

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Апас районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

«Тулаем территориаль продукт күләме 7,3 млрд сум булды. Үзе җитештергән продукцияне сату һәм төп капиталга инвестицияләр буенча районның җан башына күрсәткечләре бик мактанырлык түгел. 2030 елга кадәр районның үсеш стратегиясендә инвестпроектларның күпчелеге авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә бәйле. Димәк, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм диверсификацияләү, авылда кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре өстенлекле булып кала», – диде Алексей Песошин.

Апас районының тулаем продукция өлешендә кече һәм урта бизнес өлеше 27нче урында тора. Район хакимиятенә эшкуарлыкны үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк, диде ул. Шулай ук республикада гамәлдә булган 12 төр дәүләт ярдәме булуын да искәртте, әмма районда 3 кеше генә шулардан файдаланган.

Авыл хуҗалыгы район икътисадында мөһим урын алып тора. Узган ел йомгаклары буенча, аграр комплексның тулаем продукциясе күләме 2 млрд сумга якын булды, ягъни 107%. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләр саны 2,7 мең башка кимегән. «Район буенча тәүлеклек савым – 59 тонна, бер сыердан 12,6 кг сөт савыла. Сөт җитештерү күләмнәрен арттыру өчен заманча терлекчелек инфраструктурасын үстерү таләп ителә», – диде Алексей Песошин.

Ул шулай ук Апассөт комбинатын модернизацияләү планлаштырылуы турында әйтте. Удмуртия инвесторлары 700 млн сумга  якын инвестицияләр белән киләләр, 70 эш урыны булдыру планлаштырыла. Сөт эшкәртү куәте – тәүлеккә 500 тоннага кадәр. Алексей Песошин район җитәкчелегеннән инвесторга проектны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итүне сорады.

Районда үсемлекчелек өлкәсендә күрсәткечләр начар түгел. Узган ел 81,8 мең тонна ашлык җыелган. Әмма алдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар җитәрлек тупланмаган әле. Бүгенгә бер гектарга нибары 7,9 кг ашлама тупланган, ә республика буенча – уртача 30 килограммга якын.

«Хезмәт җитештерүчәлеген арттыруда хезмәт хакы төп кызыксындыру чарасы булып тора. Ел йомгаклары буенча, районда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 17,8 мең сум тәшкил итә. Район хакимиятенә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруны өстенлекле бурыч итеп куярга кирәк. Ә иң мөһиме – авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итәргә», – дип, нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International