Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 29 февральдә, республика халкына Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булуы турында хәбәр итә.
Чарага, гадәттәгечә, шәһәр халкының, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең, ихтыяҗы зур һәм ул социаль әһәмияткә ия, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үз продукциясен турыдан-туры үзләре саталар ә шәһәр халкының шул продукцияне өстәлгән бәяләрсез алу мөмкинлеге бар. Ярминкә мәйданчыкларында продукция ассортименты сатып алучыларның ихтыяҗын исәптә тотып төзелгән, әмма барлык нокталарда сыйфатлы ит, тәмле авыл каймагын һәм үлчәп сатыла торган сөт алырга мөмккн.
Биредә шулай ук казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр һәм республика территориясендә җитештерелгән башка продукция сатып алырга мөмкин.
Казанда чатыр ярминкәләрендә сәүдә түбәндәге адреслар буенча алып барыла:
Авиаиөзелеш районында – Дементьев ур., 7;
Киров районында – Батыршин ур., 20;
Мәскәү районында – Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә;
Яңа Савин районында – Академик Лаврентьев ур., 10;
Идел буе районында – Юлиус Фучик ур., 72;
Совет районында – Зәкиев ур., 12 һәм Липатов ур., 7 (Дәрвишләр пос.).
Чаллыда ярминкәләр «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә һәм “Төзүче” стадионы каршында (Г.Тукай яр буе) уза.
Түбән Камада сәүдә Көньяк урамы буйлап «Магнит» СҮ янында һәм Төзүчеләр Проспекты урамы буйлап «Комета» СҮ янында барачак.
Республикада бер ел эчендә ярминкәләрдә 1 миллиард 200 мең сумлык товар сатылган.