26 февральдә Буа районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча район Советы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
Буа районы Башкарма комтеты җитәкчесе Рәнис Камартдинов 2019 елда территориаль продуктның тулаем күләмнәре белән таныштырды, ул 14,5 млрд сум, ягъни узган елга карата 105% тәшкил итә. Район икътисадын үстерүгә авыл хуҗалыгы (37%) һәм сәнәгать (23%) тармаклары зур өлеш кертт, дидк ул. Сәнәгать җитештеренең индексы узган елга карата - 99,6%. Җибәрелгән продукция күләме 6 млрд 615 млн сумлык, бу узган елга караганда 6,5%ка күбрәк.
Рәнис Камартдинов, районда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 5 млрд 259 млн сум тәшкил итте, дип билгеләп үтте, узган елга карата – 116%. Продукция җитештерү 39%ка артты һәм 2,5 млрд сумлык булды. Тулаем ашлык җыемы 169,5 мең тонна, узган елдагыдан 35%ка күбрәк. Шикзр чөгендер 62%ка артты һәм 357 мең тонна булды. Терлекчелек продукциясе 4% ка артты һәм 2 млрд 706 млн сумлык булды.
Алга таба икътисадын үзгәрешен инвестицияләр тәшкил итә. Төп капиталга инвестицияләр күләме 2019 елда ул 2 млрд сум булды. «Буа» муниципаль сәнәгать паркын төзү эше башланды. 27 га мәйданда 2026 елга тулы цикл җитештерүне урнаштыру, 700 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Бүгенгә электр, газ, су белән тәэмин итү челтәрләре, биологик чистарту корылмалары эшләнгән, шулай ук юл эшләре башкарылган.
.jpg)
Буа районында 1352 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Аларның әйләнеше 2 млрд 229 млн сум тәшкил итә. Тулаем территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшкуарлык өлеше – 21,6%, бу узган елга караганда 1,6%ка күбрәк.
Алексей Песошин Буа районының конкуренциягә өстенлекләре арасында аның географик яктан уңай урнашуын (Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы белән чиктәш), транспорт инфраструктурасының алга киткән булуын һәм заманча сәнәгать предприятиеләренең булуын билгеләп үтте
2019 ел йомгаклары буенча Буа районы социаль-икътисадый үсеш рейтингында 25нче урында. «Район сәнәгатенең мөмкинлеге зур, шуны үстерергә һәм территориянең перспектив үсеше өчен аннан нәтиҗәле файдалана белергә генә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Ул шулай ук районда инвестиция климатының уңай булуын һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча планлы эш алып барылуын да билгеләп узды. Эшлекле активлык индексы 46 пунктны тәшкил итә – Татарстан Республикасы буенча – 12нче урын. «Район хакимиятенә «Буа» муниципаль сәнәгать паркы инфраструктурын төзү эшен төгәлләп, файдалануга тапшырырга кирәк. Ә иң мөһиме – аны резидентлар, перспектив инвестиция проектлары белән тутырырга кирәк булачак. Болар өчен акчалар бирелде һәм алынды», – дип өстәде Алексей Песошин.
Буа районы өчен стратегик – авыл хуҗалыгы ул. Ел йомгаклары буенча АПК рейтингында район республика буенча 4 урында тора. Тармак буенча акчалата керемнең төп өлешен «Ак Барс» холдинг команиясенең «Авангард» предприятиесе булдыра.
«Терлекчелек өлкәсендә сөтчелек юнәлешен көчәйтергә кирәк. Бүген район хуҗалыклары тарафыннан тәүлеккә 85 тонна сөт савыла. Бер ел элек Татарстан Президенты тарафыннан сөтне 100 тоннага кадәр җиткерү бурычы куелган иде. Бу куелган бырычны үтәргә кирәк», – дип, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры.