Республикабызның табигать байлыклары арасында биологик ресурслар, бигрәк тә су ресурслары, дәрәҗәле урыннарның берсен алып тора. Әмма без әлегә бу мөһим социаль һәм икътисадый роль уйный торган байлыклардан тулысынча файдаланмыйбыз.
Балыкның ашамлык һәм диетик продукт буларак кыйммәтендә шигебез юк. Эшли башлаган эшкуарга очраган проблемаларны җиңеп чыгу өчен 2019 елдан “Кече һәм урта эшкуарга ярдәм” илкүләм проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.
Узган ел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы буенча дәүләт ярдәменә ия булган 103 кеше арасында Бөгелмә районыннан обладателей Рәфис Әхмәтсафин да бар. Ул балык үрчетү өчен 3 миллион сум күләмендә грант ала. Елга 24 тонна балык үрчетүне планлаштыра ул. Фермер уйлавынча, бу эш, һичшиксез, табышлы, ә конкуренциягә килгәндә, ул Татарстанда гына түгел, ә Россия буенча да юк диярлек. Сәүдә киштәләрендә дә балык аз, шуңа күрә бу эшнең перспективасы зур.
«Минем улым 3 ел инде балыкчылык белән шөгыльләнә, бу мине дә җәлеп итте, — дип аңлатты Рәфис Миншаһит улы. — Улым яшүсмер вакыттан ук Самара өлкәсенә еш кына туганнарга бара иде. Аларда бу тармак шактый алга киткән. Менә шуннан бездә дә балыкка һәм аңа бәйле бар нәрсәгә тартылу уянды. Аннары ул төрле шәһәрләргә йөреп укыды, белемен арттырды, ә мин, әтисе буларак, аның башлангычларын хупладым, кайчак – киңәшләр бирдем, кайчаак – эш белән булыштым. Пенсиягә чыккач, бу проект буенча ныклап торып шөгыльләнә башладым. Яңа сулыш өргән кебек булды. Татарстанда булмаган балыклар — токымлы карплар, толстолобиклар һәм амур балыклары үрчетәчәкбез. Төп сүз монда “токымлы”, чөнки карпларның да төрлесе бар».