Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Балтач районы гаиләсе рус авыр йөк атларын үрчетә башлады

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татар халкы гомер-гомергә атларга мәхәббәт белән караган. Ат кешегә җир сөрүдә дә, транспорт чарасы буларак та ярдәм иткән. Татарларда «АТ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр акыллы, мәрхәмәтле, турылыклы җан ияләреннән башка яши алмаган кешеләр турында әйтелә.

Балтач районыннан Риан Закиров та шундыйлардан.

«Атлар безнең канда инде, – дип башлады Риан сүзләрен. – Безнең гаилә бу хайваннарны бик ярата. Районда андыйлар елдан-ел кими бара. Шуңа күрәдер дә инде мин ат үрчетү белән шөгыльләнергә ниятләдем».

«Кече һәм урта эшккарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» проекты бик вактлы булды минем өчен. Бу проект авыл кешеләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, аның эш белән мәшгульлеген һәм керемен арттыруга юнәлдерелгән.

Закировлар гаиләсе рус авыр йөк атларын үрчетергә уйлый. Бүгенгә 30 баш ат кайтарылган инде, аларның барысының да тиешле документациясе бар. Ел ахырына бу сан 80гә җитәчәк.

Шул максатлар өчен Рианга 4 миллионга якын грант ярдәме бирде.

Закировлар гаиләсе берничә ел инде ит эшкәртү һәм казылык әйберләре әзерләү белән шөгыльләнә. Терлек чалуны да алар үзләре башкара. Продукцияне сату белән дә проблема булмастыр. Хәзер үк инде ат итеннән made by Zakirov продукциясенә сәүдә объектлары белән килешүләр бар.

«Агростартап» программасына Риан бик уңай бәя бирде: «Без яшьләр өчен (Рианның үзенә 30 яшь тә юк әле) бу бик зур ярдәм. Безнең авылда, шәһәрдән кайтып, уңышлы фермерлык эше белән шөгыльләнүче егетләр дә бар».

«Без эш урыннары булдырабыз, яшьләрне кызыксындырырга тырышабыз, ә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боларда ярдәм итә». Чын максатлар һәм янып тора торган теләк булса – грант алу бер дә проблема түгел», – дип, нәтиҗә ясады Риан Закиров.

Кайберәүләр кәгазь мәшәкатеннән һәм бюрократик чыбырлардан куркалар. Болар бит хыял юлында вакытлыча булган кыенлыклар гына. Авылда шундый актив, амбициоз яшьләр булганда, алар барысын да булдырырлар, авыл алга таба үсәр һәм яшәр, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International