Татарстанда язгы кыр эшләре иртәрәк башланырга мөмкин

2020 елның 29 феврале, шимбә

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнышты.

Наил Залаков хәбәр итүенчә, «быелгы кыш гадәти кыштан аерыла, салкыннар да булмады, кар да узган елгыдан азрак булды. Февральнең җылы торуы да кар катламын киметте. Язгы кыр эшләре алданрак та башланырга мөмкин».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, башта көзге культуралар кырларында эш башларга туры килер. Республикада көздән 494 мең га көәге культуралар чәчелде, аларның торышы яхшы. Кыш дәвамында Россия авыл хуҗалыгы үзәге хезмәте тарафыннан чәчүлекләр торышына мониторинг үткәрелде.

«Әлегә көзге культураларның һәлак булуы күзәтелми, – диде Наил Залаков. – Әмма шундый һава торышында үсемлекләрдә шикәр кимергә мөмкин. Шуңа күрә аларны азот ашламалары белән вакытында тукландырырга кирәк булачак. Алай иткәндә, шактый зәгыйфьләнгән үсемлекләр дә көчеп, яхшы уңыш бирергә мөмкин».

Нотыкчы шуны да төгәлләштерде, моның өчен республикада беренче чиратта “томанннар” пневмойөрешле техника кулланыла, аларның саны республика 100 бер.

Гомумән, бүген республикада 88,5 мең тонна ашлама туплаган, ягъни бер гектарга – 31,7 Әлегә бу узган елдагыдан 3 кг-га күбрәк.

Иң күп күләмдә ашлам а Зәй районында тупланган – 65 кг/га; Тәтеш – 62; Сарман – 60; Әтнә – 58; Балтач – 52; Сабао – 50; Кукмара һәм Тукай районнарында – 44әр кг/га.

Ай эчендә иң күп күләмдә ашлама – 18 кг-га якын – Сарман, Зәй, Тукай Балтач районнарында тупланган.

Кайбер районнарда ашлама бик аз тупланган, бу бернинди тәнкыйтькә дә сыймый, диде Наил Залаков. Әлеге районнар: Яңа Чишмә районы – 9 кг/га; Чирмешән районы – 11; Югары  Ослан –16. Ә шул ук вакытта гектарга 100әр кг ашлама туплаган районнар да бар.

«Бүген хуҗалыкларда эш планнарын төзү буенча актив эш алып барыла. Ел уңышы аны компетентлы планлаштыруга нык бәйле, – дип, искә төшерде министрның беренче урынбасары. – Соңгы елларда икеләтелгән тукландыру да кулланыла, башта микроэлементлар белән химик ашламалар кулланыла, аннары чәчү алдыннан биопестицидлар һәм биоашламалар белән ашламалар кулланыла».

Моннан тыш, кыр эшләренә әзерләнгәндә һәм аларны уздырганда ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән районнарга министр урынбасарлары һәм АПК оешмалары җитәкчеләре беркетелде.

«Без мартта муниципаль районнар башлыклары белән бергә муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән һәм фермерлардан эш планнарын кабул итүне планлаштырабыз. Хуҗалыклар җитәкчеләреннән язгы кыр эшләрен уздыру планнарын яклауга җитди әзерләнүләрен сорыйбыз», – диде нотыкчы.

Рөстәм Миңнеханов, чыгышны шәрехләп, ашламалар туплау мәсьәләсе авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләре өчен ел саен актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала, диде. Ул ашламалар сатып алу мәсьәләсенә җитди карарга кушты, чөнки булачак уңыш шуңа нык бәйле, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International