ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Натураль сөт балалар өчен алыштыргысыз продукт булып тора. Даими рәвештә шундый сөт кулланган балалар яхшырак үсә, азрак чирли һәм теш проблемалары белән дә теш табибына сирәгрәк мөрәҗәгать итәләр. Сыер сөтендә кальций күп була. Шул ук вакытта кальцийны үзләштерергә булыша торган башка элементлар да бар, болар: фосфор, D витамины, магний. Кальций сөяк тукымаларын ныгыта, коллаген формалашуда катнаша, шуңа күрә сөт зурлар һәм хәтта өлкәннәр өчен дә бик  файдалы. Әмма яшь олыгая барган саен сөт авыррак үзләштерелә башлый.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан республиканың дәүләт архивына документлар тапшыру буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, "Татарстан Республикасы Дәүләт архивы" ДБУнең комплектлау һәм белешмә-эзләү системалары буенча директор урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасының Лаеш районында (Олы Кабан авылы янында) узачак «Кыр көне-2020» күргәзмәсенә әзерләнәләр. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармагының «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча алдынгы казанышлары тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстанда кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән шөгыльләнүче предприятиеләр вәкилләре катнашты.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

20 июньнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы республиканың ике югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә абитуриентларга консультацияләр бирү дистанцион форматта уза.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


5
июнь, 2020 ел
җомга

4 июньдә Арча районында район башлыгы Илшат Нуриев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашында чәчүлекләрне кабул итү узды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре катнашында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча эшче киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International