Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен блок-модуль пунктларыннан нәтиҗәле файдалану һәм сәүдә процессларын автоматлаштыру бурычын куя

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Агымдагы елда ярты ел буена берничә мәртәбә Татарстан Республикасында төрле дәрәҗәләрдә кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре каралды. Узган елның ноябрендә һәм агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Үзәк берлеге советы рәисе Дмитрий Львович Зубов катнашында очрашулар узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да бу мәсьәләләр даими каралды.

28 июль көнне Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте базасында кулланучылар кооперациясе оешмалары җитәкчеләре һәм Татпотребсоюз идарәсе аппараты белгечләре белән яртыеллыкка йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

 Семинарның практик өлеше «Северный» кибете белән танышудан башланды, анда Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов сәүдә процессында автоматлаштырылган исәпкә алуның,  товарларны төрү һәм сүтүнең, матбугат басмаларын сатуның ничек  башкарылуы  турында сөйләде. Аннары, көн тәртибе буенча, «Гастрономъ», «Универсам», «Кулинария» кибетләрендә булдылар, товарлар җибәрелә торган складның эше, кулланучыларга өчен продукция җитештерү, әзер продукцияне аларга җибәрү процесслары белән, шулай ук пандемия шартларында сәүдә объектларының һәм кафеларның эшен оештыру белән таныштылар.

 Киңәшмәнең пленар өлешен Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов ачты, ул кулланучылар кооперациясе оешмалары күрсәткечләренә җентекләп тукталды,булган җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне анализлады.

“Безнең җыелу урыны очраклы гына сайланмады. Россия законнарындагы кайбер үзгәрешләр барлык тармакларда да эшчәнлек процессларын автоматлаштыру кирәклегенә игътибарны арттыруны таләп итә. Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте автоматлаштыру программасын гамәлгә  ашыруга мөстәкыйль һәм аңлы рәвештә карый", - дип мөрәҗәгать итте ул кулланучылар кооперациясе оешмалары җитәкчеләренә, үз нотыгын башлап. Ерак һәм халык аз булган торак пунктларда яшәүчеләрне азык - төлек белән һәм көндәлек   товарлар белән тәэмин итү җаваплылыгы алар өстендә булуын тагын  бер кат ассызыклады ул.

 “Барлык тармаклар да үзләренә җитди игътибар итүне таләп итә”, - дип ассызыклады Рашат Шәймәрданов, чыгышын дәвам итеп. Мәсәлән, - халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүдә блок-модуль пунктларын куллануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү һәм сәүдә процессларын автоматлаштыру, дару үсемлекләрен җыю һәм эшкәртү эшен киңәйтү, заманча технологияләр нигезендә җитештерү куәтләреннән нәтиҗәле файдалану.

 Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов та район кулланучылар оешмалары җәмгыятенең һәм кооперативларының эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Рәшит улы Хәбипов 2021-2025 елларга кулланучылар кооперациясе бурычларын билгеләп үтте.

Чараны тәмамлап, Рашат Шәймәрданов Тәтеш районы кулланучылар оешмалары җәмгыяте эшенең югары дәрәҗәдә оештырылуын   билгеләп үтте, киләчәктә дә авыл халкына хезмәт күрсәтүдә алдынгы позицияләрне саклап калуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International