ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

«Авангард» ҖЧҖ - Буа районында иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, ә аның даны моның белән генә билгеләнми. Хуҗалыкның үзенчәлеге - урып-җыюда тату гаилә экипажлары булу.

Республикада урып-җыю эшләренең кызган чагы. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу һәм файдалы урнаштыру бурычы тора.

25 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов белән бергә Лаеш районы кырларын карап чыкты.


25
июль, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.


24
июль, 2020 ел
җомга

Бу  хакта  бүген  Буа районында  узган    семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус  Габдрахманов катнашындагы  семинар Буа  районының  “Кыят” ААҖ территориясендә узды.  

Россия Федерациясендә үзйөрешле, тагылма һәм асылмалы сиптергечләр, су ташу һәм эретмә әзерләү машиналары, минераль һәм органик ашламалар сиптергечләре җитештерүче "Казансельмаш" (Казан авыл хуҗалыгы машиналары заводы) бер урында гына тормый һәм үз мөмкинлекләрен киңәйтә.

- Җиңел кулдан «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы аграрийлары районда беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр. Хуҗалык кырларында 76 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Бер комбайнга эш 530 гектар туры  килә. Алардан   соң ук басуга  “Чынлы”  җәмгыяте комбайнчылары һәм фермер хуҗалыклары чыкты, - ди Чүпрәле районының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Тәлгать Халитов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәр атна саен без, авылда үз эшләрен ачып, аны уңышлы алып баручылар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Мамадыш районының Көмешкүл авылыннан Марс Юнысов.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәй районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашында һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды.

Без Биектау районы умартачыларының иҗтимагый оешмасы рәисе Алмаз Шакиров һәм фермер Марат Бәхтияров белән бергә Б.А.Хәмдиев КФХсының карабодай кыры янында басып торабыз. Карабодай кыры күзләрне камаштырырлык итеп ап-ак чәчәккә күмелгән. Бу кыр яныннан узучы автобус һәм автомобильләрдәге пассажирларны гына түгел, ә җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтне югары бәяләүче күп санлы бал кортларын да үзенә җәлеп итә. Кыр өстендә бал кортлары безелди, алар бик актив эшлиләр, нектар җыялар - димәк, басуда тәртип: аларны биредә бик теләп каршы алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International