Нурлат районында беренчеләрдән булып меңәр тонна ашлык суктырган “Сөләйманов А.И.” КФХ комбайнчыларын бүләкләделәр.
Район аграрийларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин мөрәҗәгать итте.
"Без инде берничә ел рәттән урак алдынгыларын бүләкләүне нәкъ менә сезнең хуҗалыктан башлыйбыз. Һәм бу традициягә әверелде. Быел да сезнең арадан район буенча гына түгел, республика буенча да алдынгылар булыр дип өметләнәм", – диде ул.
Чыгышын тәмамлап, ул алдынгыларны һәм аларның ярдәмчеләрен котлады һәм аларга акчалата премияләр тапшырды.
Беренче урында – Рәмис Нямаев, икенчедә - Роберт Абдрахманов, өченчедә - Ришат Гафуров. Шулай ук Максим Марков, Рәзилә Абдрахманова һәм Радик Гыйләҗевны да акчалата сертификатлар белән билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, районда бүгенге көнгә 6218 га мәйданда 27041 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 43,5 ц/га.