Кайбыч районы кырларында игенчеләр династиясе эшли

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Татарстан кырларында хәзер кызу эшләр бара - комбайнчылар иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар, икмәк язмышы алар кулында, шуңа күрә дә алар бөтен көчләрен куялар. Ә көзге бодай төялгән КамАЗлар икмәк кабул итү предприятиесенә ашыгалар, хәзер һәр минут кадерле: кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга кирәк.

Кайбыч районында урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып «Кубня» хуҗалыгы аграрийлары кереште. Мөрәле авылы янындагы 232 гектар мәйданда  «Дубрава» агрофирмасы комбайнчылары көзге бодай җыюга керештеләр. Урып-җыюда катнашучыларны сәламләргә, игеннәрнең торышын һәм эшнең ничек оештырылуын карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кайбыч районындагы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов һәм башка җаваплы затлар килде.

Агрофирманың баш агрономы Илнур Сәлахов сүзләренә караганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар сигез мең гектардан артык мәйданны били. Иң зур мәйданнарда көзге һәм язгы бодай үсә, тагын арпа, борчак, солы, кукуруз үстерәләр. "Иң яхшы комбайнчы – 2019" республика конкурсының район конкурсында җиңүдә акчалата сертификатка ия булган Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Айрат Сафиуллин экипажы быел да алдынгылар рәтендә булырга ниятли. Айратның «Клаас Тукано» комбайнында аның ярдәмчесе булып игенчеләр династиясен дәвам итүче улы Айнур эшли.

 - Үзем 20 елдан артык комбайнда эшлим, икенче ел инде улым да минем белән. Беренче тәҗрибәне әтидән алдым.  Узган ел 22 мең центнердан артык ашлык суктырдык. Быел башаклар бик тулы, шуңа күрә узган елгы күрсәткечне яхшырту мөмкинлеге бар. Бу комбайнда 2009 елдан бирле, ремонт эшләрен вакытында башкарып, аны гел карап торып эшлим, - ди тәҗрибәле комбайнчы Айрат Сафиуллин.

Икенче экипаж - комбайнчы Илһам Кәримов һәм аның ярдәмчесе Алим Худоеров та урып-җыюга керештеләр. Кырда эш комплекслы алып барыла. Алты комбайн ашлык суктыра, алар артыннан пресслаучы-җыючылар килә, алар суктырылган теземнәрне җыеп, салам рулоны итеп тәгәрәтәләр. Бу эшне Рүзәл Тимуршин, Радик Ярхамов һәм Владимир Лукоянов башкара. Яңа уңышның беренче ашлыгын КамАЗларда Илшат Мифтахов һәм Сергей Калашников алып киттеләр.

 Агрофирма директоры Александр Тутаев сүзләренә караганда, бу басуда уңыш гектарыннан уртача 41 центнер чыга. Урак вакытында хокук саклау органнары да уяулыкны көчәйтә. Полиция башлыгы  Рушан Хуҗин билгеләп үткәнчә, ел саен 20 июльдән 15 сентябрьгә кадәр «Уңыш» оператив-профилактик операциясе үткәрелә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оештырган чара урлауга, урып-җыю вакытында, азык әзерләгәндә югалтуларга юл куймау максатыннан үткәрелә. Районда вакытлыча оператив штаб һәм полиция хезмәткәрләреннән торган эшче төркем төзелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 29 июльгә Кайбыч районы буенча бөртеклеләр 2770 гектарда җыеп алынган. Район буенча уртача уңыш гектардан 35,2 центнер чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International