Татарстан аграрийлары кырларның урып-җыюга әзерлеген спутник фотолары буенча билгели алалар

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән узган киңәшмә барышында сөйләделәр.

Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Инде бүген үк, әйтик, космос рәсемнәре нигезендә төзелгән һәм даими яңартылып тора торган карталар буенча кырларның урып-җыюга әзерме-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.

РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, бу хуҗалык җитәкчеләренең һәм агрономнарының эшен өстәмә финанс чыгымнары тотмыйча бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирә. Сервис бушлай. Кырлар буйлап даими йөреп торырга кирәкми. Моннан тыш, спутник мониторингы барлык кырларны  күрергә һәм аның төрле өлешләрендә уңыш өлгерешен анализларга мөмкинлек бирә. Ә кыр буйлап йөргәндә, еш кына кырларның уртасында түгел, ә аларның читендә генә өлгерү дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин.

Моннан тыш, бер хуҗалыкта төрле кырларның өлгерү дәрәҗәсен анализлап, урып—җыю кампаниясендә катнашучы техника паркын һәм белгечләрне бүлүне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин.

Махсуслаштырылган порталда NDVI индексы буенча урып-җыюга нинди кырларның әзер булуын билгеләргә мөмкин – индекс күпме түбәнрәк булса, җир кишәрлегенең өлгерүе шулкадәр якынрак була. Бу очракта индексның оптималь күрсәткече - 0,2 - 0,3. Ашлыкның дымлылыгын SWIR индексы буенча билгеләргә була. Бу хакта тулырак якын арада «Агрополия» ютуб-каналында белергә яки Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының колл-үзәгендә 8-800-444-16-70 (өстәмә: 8) телефоны буенча консультация алырга мөмкин булачак).

 Алдынгы предприятиеләр яңа мөмкинлекләрдән файдаланып  өлгергәннәр инде, мәсәлән, Кукмара районының «Туйма» авыл хуҗалыгы предприятиесендә NDVI индексы белән актив эшлиләр.

Киңәшмә барышында шулай ук кырларны паспортлаштыру, уңышны җыеп алу буенча хисап бирү, терлекләрне бердәм идентификацияләү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен үз товарларын һәм хезмәтләрен нәтиҗәле күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

  Белешмә өчен:

Төгәл игенчелектә төрле вегетация индекслары еш кулланыла  һәм NDVI - шуларның иң популяры. Ул дөньяның теләсә кайсы почмагында кыр һәм үсемлекләрнең торышын спутник фотолар буенча бәяләргә мөмкинлек бирә. Нәрсә соң ул вегетация индексы NDVI һәм аны үз кырларыңны  анализлаганда аны  ничек кулланырга?

NDVI (Normalized difference vegetation index, Нормальләштерелгән вегетация индексы) – ул үсемлекнең сәламәтлек күрсәткече һәм ул үсемлекнең төрле яктылык дулкыннарын ничек  чагылдыруы һәм сеңдерүе буенча  исәпләп чыгарыла.

 Мәсәлән, хлорофилл пигменты яшел  дулкыннарны  яхшы чагылдырганга күрә үсемлекләр безгә яшел булып  күренәләр. Шулай ук хлорофилл кызыл дулкыннарны үзенә  сеңдерә: шуның хисабына фотосинтез барлыкка килә, ягъни культура үсә. Ә үсемлекнең күзәнәк структурасы якындагы инфракызыл  дулкыннарны чагылдыра. Шулай итеп, хлорофилл күп һәм күзәнәк структурасы яхшы булган үсемлек сәламәт була һәм ул кызыл яктылыкны  үзенә актив сеңдерә һәм янәшәдәге инфракызылны чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International