Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Мамадыш районында «Азык-төлек программасы» АПКсының терлек симертү мәйданчыгында булды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Мамадыш районында терлек симертү мәйданчыкларын һәм «Азык-төлек программасы» АПКсының азык үзәген карады. Аның белән бергә район башлыгы Анатолий Иванов йөрде.

«Азык-төлек программасы» АПКсы - республикада эре һәм алдынгы терлекчелек комплексларының берсе, биредә эре мөгезле терлекләр саны 25 744 баш тәшкил итә. Предприятие, ел саен сөт һәм ит җитештерүне арттырып, даими рәвештә киңәя, шулай ук хуҗалыкта иң заманча технологияләр куллана.

Предприятиенең генераль директоры Рифат Мотыйгуллин әйтүенчә, 2020 елның мартында 45 кв. метрлы өч стационар азык катнашмасы үзәге файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Тауиле авылында 5006 баш эре мөгезле яшь терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгын, шулай ук Акман, Көек-Ерыкса авылларындагы симертү мәйданчыкларын һәм Малмыжка авылындагы сөт комплексын карап чыкты.

Марат Җәббаров терлекчелек комплексы эшен югары бәяләде. Шәхси азык базасы, азык үзәкләре һәм логистика, генетика, терлекләр белән эш итү һәм АПКны цифрлаштыру өлкәсендә заманча технологияләр кертү буенча системалаштырылган эш нәтиҗәсендә предприятиенең югары табышлы булуы тәэмин ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International