Уракка яңа техника белән:Яңа Чишмә районыннан фермер яңа комбайннар алган

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Яңа Чишмә районының Петропавловка (Слобода Петропавловская) авылы фермеры Николай Скоков шушы көннәрдә уракка чыгачак. Хуҗалыкның 3 500 га җирендә рапс, горчица, көзге бодай, арыш һәм язгы бодай чәчелгән. Бөртеклеләрне урып-җыюга ике яңа комбайн Нова-340 һәм өч Нива комбайны җәлеп ителәчәк. Нова комбайны киң кулланыла торган СК-5 Нива моделенең альтернативы булып тора, ул безнең илдә куллану шартларына көйләнгән һәм мөмкин кадәр безнең җирлек өчен җайлаштырылган.

«Үзебезнең хуҗалык өчен без NOVA 340 модельле алты метр ургычлы комбайннарны алдык, - дип сөйли Николай Александрович. - Бу техниканы без интернетта карадык. Сатып алырга керешкәнче, предприятиедә булдык, техник характеристикалары белән таныштык һәм үзебезнең ил техникасына өстенлек бирдек, чөнки кирәкле документларны тиз арада рәсмиләштерергә булыштылар, ә иң мөһиме — техникага өч ел гарантия бирелде. Берәр нәрсә ватылса, беренче шалтырату буенча, оператив рәвештә сервис үзәге килә һәм запас частьләрне алмаштыра. Бу бик уңайлы».

Нова Комбайны - 50дән алып  500 гектарга кадәр җир кишәрлекләре булган фермер хуҗалыкларына исәпләнгән заманча ашлык җыю техникасы. Агрегат төп техник культуралар:бөртекле, кузаклы, рапс уңышын җыю өчен билгеләнгән. 340 моделе бөртекле башак культураларын турыдан-туры һәм аерым эшкәртү өчен билгеләнгән.

"Безнең моңа кадәрге Нива комбайннарының җитештерүчәнлеге сәгатькә 7 - 8 тонна иде, яңа Нова-340 техникасының җитештерүчәнлеге 12 тоннага җитә, ягъни ике Нова комбайны дүрт гади 4 Нива комбайнын алыштыра. Ике яңа агрегат ике Дон кебек эшли. Ә уракның алты метр киңлектә булуы җитештерүчәнлекне һәм эш тизлеген арттыра", - ди фермер.

Хуҗалык механизаторлары яңа техниканы бәяләргә дә өлгерделәр инде. Комбайн киң кабина белән җиһазландырылган, мич һәм кондиционер бар. Петр Дорофеев комбайнчы булып 10 елдан артык эшли, быел ул беренче тапкыр яңа техникада уңыш җыя.

«Эшләргә бик уңайлы. Яңа комбайн шактый камилләштерелгән, суктыру да яхшырак, ашлык та чистарак. Салонда бик уңайлы, тирәлекне күзәтү дә яхшы, кабина герметиклы ябыла, кондиционер бар, эссе һавада ул механизатор өчен файдалы функция. Идарә системасы ошый, элек комбайннарда педальгә басарга кирәк иде, рычаглар булырга тиеш иде, ә хәзер болар барысы да камилләштерелгән — төймәләр урнаштырылган, гидроход ясаганнар. Ягъни техника йөртүгә түгел, ә уракка күбрәк игътибар бирәсең. Аглык суктыруның барышын һәм комбайн механизмнарының эшен Adviser II мәгълүмати-тавыш системасы күзәтеп тора, ул техник процессның тотрыклылыгын контрольдә тота һәм агрегатларның эшләвен тикшереп тора», — ди механизатор.

"Техника безнең өметләрне аклады дип әйтә алам. Бу модель комбайнның суктыру мәйданы зур, эшне көйләү дә бик уңайлы. Гомумән алганда, машина гади, әмма нык эшләнгән. Ә безнең хуҗалык өчен иң мөһиме - бу модельнең маневрлыгы. NOVA 340та клиренс 30-50 см, шуның аркасында машина үтә алмаслык урыннар юк диярлек. Комбайн компактлы, зур булмаган мәйданнарда да җиңел борылышлар ясый, шуңа күрә катлаулы рельефлы кырлар өчен бу табыш инде», - дип сөенә «Скоков» КФХ генераль директоры Николай Скоков.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында 1000 гектарда ашлык җыелган, 3000 тонна ашлык суктырылган, уңыш бер гектардан уртача 30 центнер тәшкил итә.

Татарстан Республикасы кырларында барлыгы 3442 берәмлек техника эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International