Буа районында кырларга гаилә экипажлары чыкты

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

«Авангард» ҖЧҖ - Буа районында иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, ә аның даны моның белән генә билгеләнми. Хуҗалыкның үзенчәлеге - урып-җыюда тату гаилә экипажлары булу.

“Авангард” хуҗалыгында урып-җыюда 32 ашлык җыю комбайны эшли. Алты - гаилә экипажы.

-Без комбайнда 2012 елдан бирле эшлибез, шуңа күрә хатыным Наилә белән бергә эшләү тәҗрибәбез зур, - диде Илгизәр Сөнгатов. - Хатыным узелларны һәм детальләрне көйләргә өйрәнде, ургычта кискечләрне ябыштырырга нык ярдәм итә, хәтта мин ял иткән арада штурвал артына да утыра. Бер-береңне алыштыру һәм үзара аңлашу - уракның эссе көннәрендә бик мөһим сыйфатлар, ә бит 12-13әр сәгать эшләргә туры килә, кайчакта аннан да күбрәк…

Шуны да әйтергә ктрәк, урып-җыю башланганнан бирле нәкъ менә гаилә экипажлары – Дмитрий һәм Надежда Сидоровлар, Илгиз һәм Рузалия Сөнгатовлар, Радик һәм Альбина Төхвәтулловлар лидерлык яуладылар. Илгизәр һәм Наилә Сөнгатовлар, Алексей һәм Елена Захаровлар, шулай ук Евгений һәм Анастасия Алановлар да аларның эзләренә басып баралар.

Хуҗалыкта уракта катнашучыларны рухи һәм матди кызыксындыру чаралары эшләнгән, өч тапкыр кайнар азык белән тукландыру оештырылган, басуларда техник ярдәм күрсәтү звенолары кизү тора.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар гына да 18 мең гектар мәйданны тәшкил итә. Бүген урып-җыю эшләре бар куәткә бара. 27 июльгә 2000 гектар суктырылган. Көзге бодай уңдырышлылыгы – гектардан 67 центнер, борчак – 38 центнер, арпа 51 центнер. 1500 тонна орлык салынган, элеваторга 4300 тонна ашлык җибәрелгән.

Шулай да төп икмәк әлегә кырда. Димәк, сөенергә һәм табышны санарга иртәрәк әле. Уракның кызганнан-кыза бара һәм бу эштә һәр катнашучының өлеше бик мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International