Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эш сәфәре белән Татарстанның Чирмешән районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин йөрде.
Район белән танышуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы башлыгы үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә торган «Аккирей» җәмгыятеннән башлады, авыл хуҗалыгы предприятиесе терлекләрнең баш санын арттыруны планлаштыра.
Аннары Марат Азат улы «Күтәмә» агрофирмасы кырларын карады, «БИО АГРО» басуларында көзге бодайны җыю темплары белән танышты.
-Ашлыкны Нурлатка һәм Чистайга алып кайтабыз, шулай ук махсус җиңсә-капчыкларга тутырабыз, - дип билгеләп үтте хуҗалык идарәчесе Руслан Хәлиуллин. - Комбайннар артыннан ук туфракка известь оны кертәбез һәм эшкәртәбез.
Министр «Габшакиров А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгының эше белән дә танышты, яшь фермерга киңәшләр бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Эш башлаучы фермер» грант программасы буенча ярдәм алган «Тепсуркаев В.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында ферма бинасын капиталь ремонтлау башланган. Министр, проект белән танышканнан соң, аңа кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте.
- «БИО АГРО», «ЧИРМЕШӘНАГРО» басуларында куәтле техника эшли, уңыш яхшы, игенчеләр өчен һава торышы да әйбәт тора, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. - Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп өлгерергә кирәк. Ашлык дымлы түгел, димәк, киптерүгә акча күп тотылмаячак. Яхшы орлык чәчсәң генә, яхшы уңышка өметләнергә мөмкин. Ә сездә орлык хуҗалыгы бар, бу мөмкинлектән файдаланыгыз, минераль ашламалар куллануга да игътибар итәргә кирәк.
Район башлыгы урып-җыю август ахырында тәмамланачак, дип ышандырды. Комбайннар көн саен 2000 гектарда бөртек суктырып алалар.
-Чирмешәндә терлекчелек тармагында эшлисе эшләр бар әле, - диде Марат Җәббаров, йомгак ясап. – Бу юнәлештә шөгыльләнергә теләүчеләр аз түгел. Министр аларга гамәлдәге дәүләт программаларында актив катнашырга тәкъдим итте.