ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү тармагын җитәкләүче урынбасары итеп, элек «АльфаСервис» ҖЧҖен җитәкләгән һәм үзен компетентлы һәм максатчан җитәкче итеп күрсәткән Рафаэль Фәттахов билгеләнеп куелды. . Моңа кадәр Рафаэль Мәхмүт улы республиканың башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясенә африка чумасы үтеп керүне һәм аның таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бер-бер артлы Яңа ел белән котларга һәм аеруча мохтаҗ кешеләргә тылсымның бер өлешен бүләк итәргә ашыгалар. Шушы көннәрдә Игелек эстафетасын Казан май экстракциясе заводы да кабул итте. Яңа ел алдыннан предприятие коллективы социаль учреждениеләрдәге балаларга татлы Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Бүген, 30 декабрьдә, беренче канал «Поле чудес»ның Яңа ел чыгарылышын күрсәтәчәк. Ул якынлашып килүче Үгез елына багышланган, шуңа күрә тапшыруның төп катнашучылары - илнең терлекчелек тармагы белгечләре. Россиянең 9 төбәге, шул исәптән Татарстан да, Леонид Якубовичтан чакыру алды.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Алексеевск районында булды. Район башлыгы Сергей Демидов белән бергә алар берьюлы дүрт яңа социаль объект ачтылар:ит цехы, ФАП, халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча модульле пункт һәм торак йорт.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты балаларга 110 татлы бүләк һәм учреждение медперсоналына 200 җыелма тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, физик затларның  Россия Федерациясе Салым кодексының 217 статьясындагы 13 пункты нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән терлекчелек продукциясен (тере үлчәмдә дә, суелган яки эшкәртелгән продуктлар да), үсемлекчелек продукциясен (натураль, шулай ук эшкәртелгән рәвештә дә) сатудан алына торган керемнәренә салым салынмый.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Питрәч районының Кулай авылында районның бер авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә. Йортларның мәйданы 62 кв.метрдан 90 кв. метрга кадәр. Хәзерге вакытта яңа торакка күченер алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара – йортларның эчке эшләрен башкаралар. Декабрь ахырына объектлар файдалануга тапшырылачак.

SAP цифрлы лидерлык үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «2031 елга кадәр Россиянең мелиорация комплексын стратегик үстерү» Бөтенроссия конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ генераль директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК ААҖ җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллин, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек һәм агробизнес вәкилләре катнашты. Конференциянең пленар утырышының модераторы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International