Фермер булсаң, 600 лимузин да алып була

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Саба районы “Мартен” агрофирмасы ҖЧҖ җитәкчесе Әскәр Фатыйхов моны бик гади генә аңлата:

-Республикада безнең “конюшня” иң бае - анда алты йөздән артык лимузин тотыла, - ди ул. – Россия базарында аларга ихтыяҗ артканнан-арта.

600 лимузин! Мин күңелдә генә 8 миллионны 600гә тапкырлыйм:бу нинди хәзинә бит!

Менә конюшня үзе:түгәрәк түбә астында җирән төстәге, кечкенә җиленле сыерлар баскан, азык ашыйлар.

-Бу безнең лимузиннар инде, - ди Әскәр Габдрахман улы. – Ә кардада – симертүдәге үгезләр. Әлбәттә, алардан миллиардлар алып булмый, әмма бизнес уңышлы бара.

Дөресен әйтергә кирәк, безнең республикада ит терлекләренең бу токымы киң таралмаган, гәрчә аларның кызыктыргыч яклары булса да. Терлекләр тәмле ит продукциясе булуы белән аерылып тора, сыерларның бозаулаган вакытта да проблемалары булмый, яшь бозауларны интенсив яки экстенсив симертү ысулы белән үстерергә мөмкин - аларның теләсә кайсысында да бозауларның артымы яхшы була.

Тик лимузиннарның холкы дуамалрак, шуңа күрә хайваннар белән бик сак эш итәргә кирәк. Бозаулаган сыерлар иң куркынычы булырга мөмкин, бозауларына артык якын килгән теләсә кемгә һөҗүм итәргә әзер алар. Әмма агрофирмада бу токымга ияләшкәннәр инде. Чөнки бу токымлы терлек белән алар 2006 елдан ук инде шөгыльләнә башлаганнар. Һәм шактый уңышлы. Шуңа күрә хуҗалыкның 2010 елда лимузиннар үстерү буенча нәсел репродукторы статусын алуы да очраклы гына түгелдер.

Хуҗалыкта катнаш токымлы терлекләр бар, алар 400 башка якын.

Шунысы кызык, терлекләр сатып алынган азык белән тукландырыла. Бу, әлбәттә, арзан түгел. Әмма тәүлеклек уртача артымның югары булуы һәм продукциянең үзкыйммәте түбән булу табыш алырга мөмкинлек бирә. 2020 елда, мәсәлән, яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы бер башка уртача 869 грамм тәшкил иткән. 150 тонна терлек үстерелгән. Менә дигән нәтиҗәләр!

2017 елда дәүләт ярдәме белән Мартыново авылы янында сәнәгать симертү мәйданчыгы төзелә, үзебездә җитештерелгән арзанлы, әмма ышанычлы азык тараткычлар сатып алына. Тукландыру шунда ук яхшырып китә. Терлекләргә кышкы чорда җылы су эчерү җайга салына. Яңа технологияләр, механикалаштыру терлекчеләрнең хезмәтен җиңеләйтергә һәм нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирә.

Хезмәт күрсәтүче персонал - минималь, директор белән бергә - нибары 11 кеше. Алар арасында агрофирма җитәкчесе бик тырыш, белемле ветеринария табибы Альберт Баймәтовны, терлекләрне көндәлек карау тәртибен төгәл үтәүче оператор Мөдәрис Шакирҗановны, яңа туган бозауларны җиренә җиткереп, зур кайгыртучанлык күрсәтеп караучы оператор Татьяна Шатрованы аерым билгеләп үтә.

Агрофирма Татарстан фермерларына лимузиннар сата, Түбән Новгород һәм Волгоград өлкәләрендә даими сатып алучылары бар, башка төбәкләрдән дә сатып алучылар килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International