Марат Җәббаров «Контроль сәгате» форматында авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән үсемлекчелекне үстерү буенча фикер алышты

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Үсемлекчелек өлкәсендә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Чистай» агрофирмасы” ҖЧҖ, “БИО-АГРО” ҖЧҖ һәм “ВОЛГА-СЕЛЕК” ҖЧҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләрен тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук министр урынбасары Илдус Габдрахманов һәм предприятиеләр үз эшчәнлекләрен алып бара торган районнардан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре, чәчү мәйданнары, көзге һәм азык культуралары структуралары, күпьеллык үләннәрнең торышы һәм планнары, орлыклар белән тәэмин ителеш, парлар белән эшләү, туфракны агрохимик тикшерү, известьлау һәм минераль ашламалар кертү планнары игътибар белән анализланды.

«Чистай» агрофирмасының чәчүлек мәйданы 25,5 мең га тәшкил итә, 2021 елда чәчүлекләрнең мәйданын 14,6 мең гектардан 17,2 мең га кадәр арттыру, көзге культуралар мәйданын 2,9 мең гектардан 6 мең гектарга җиткерү планлаштырыла, көзге культураларның торышы яхшы. Бары тик элиталы орлыклардан файдалану, минераль ашламаларны бер гектарга 100 кг кертү, 42 ц/га уңыш алу планлаштырыла.

Предприятие тарафыннан 2020 елдагы җитешсезлекләрне җентекләп анализлап, аларны бетерү буенча карарлар кабул ителгән:техника, чәчкечләр һәм сиптергечләр җитмәү 2 трактор, 10 ашлык җыю комбайны, 18 метрлы чәчкеч һәм 11 кублы тагылма сиптергеч сатып алу хисабына хәл ителәчәк. Шулай ук бу атнада 2 эремтә төене куелачак.

Илдус Габдрахманов бөртекле культураларның 10%ында арадаш культуралар чәчәргә, ә туфракны яхшырту өчен сидератлар кулланганда, горчица урынына коктейль-җыелма кулланырга тәкъдим итте.

«БИО-АГРО» ҖЧҖ һәм «ВОЛГА-СЕЛЕКТ» ҖЧҖ вәкилләре хәбәр итүенчә, предприятиеләр тарафыннан Чирмешән районында 23,9 мең га һәм Аксубай районында 14,7 мең га чәчүлек җирләре эшкәртелә. 2021 елда чәчү мәйданнары берсендә 22,4 мең га һәм икенчесендә 21,1 мең га булачак. Предприятиеләр узган ел чәчү әйләнешенең бозылуы, кузаклы культураларның булмавы югары уңыш алуда комачаулаган факторлар булды, дигән нәтиҗәгә килделәр;көзге культуралардан арпа өстенлек итә. Быел чәчү әйләнеше тамырдан каралган, кузаклы культураларның мәйданы 1611 га тәшкил итәчәк, көзге бодай өчен мәйданында:сидераль пар, борчак һәм язгы рапс булачак. Арадаш культуралар чәчүлекләрен арттыру һәм гектарга 100 кг  дәрәҗәсендә минераль ашламалар кертү, нәтиҗәле эшләү өчен эретмә төеннәрен төзү планлаштырыла.

Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эретмә төеннәрен кабул итү 15 майга кадәр дәвам итәчәк, субсидияләү программасына керү өчен файдалануга тапшырып өлгерергә кирәк, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмәләр сериясе уздыру планлаштырыла. Мондый хезмәттәшлек форматы районнарда барлыкка килгән вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, хәл ителергә тиешле проблемалы мизгелләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга җиткерергә мөмкинлек бирә. Министрлык агросәнәгать комплексына өстәмә дәүләт ярдәме чараларын караганда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең тәкъдимнәрен исәпкә ала.

Исегезгә төшерәбез, Министрлык эшчәнлегенең барлык мәсьәләләре, дәүләт ярдәме чаралары, үсемлекчелек өлкәсендәге тәкъдимнәр һәм башка юнәлешләр буенча кайнар линия:8-800-444-16-70 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International