Борайдан Буа продукциясе чит ил базарына чыкты

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Без атна саен авылда үз эшләрен башлап җибәреп, аякларында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, эшкуарлар, гаилә фермалары турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе – Татарстанда онытылган бөртекле культура – борай игүне торгызган Марат Фәсхиев.

Эшкуар Балык Бистәсендә туган, Татарстан башкаласында югары белем алган. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар «Вамин» агрохолдингында эшли, аннан Буа районында файдаланылмый, буш тора торган заводны сатып алырга була.

Буа районында эшләүче «Полба М» ярма заводы төрле эшләнмәләр:бөртекле һәм вакланган ярма, он, макарон җитештерү белән шөгыльләнә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елда предприятие тарафыннан 1400 тоннага якын продукция сатылган.

Дөрес тукланучыларның, сәламәт яшәү тарафдарларының һәм аллергиядән интегүче кешеләрнең борай продукциясенә ихтыяҗы зур. Марат Фәсхиев бораеннан эшләнгән эшләнмәләр Хабаровскидан алып Калининградка кадәр сатыла, хәтта чит илгә дә чыгарыла. Якынча 500 тонна борай продукциясе Германиягә һәм Австриягә экспортланган.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан  Республикасы Президенты Указы белән «Полба М» ҖЧҖ директоры Марат Фәсхиевка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International