Район хәбәрләре:Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алдынгыларны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов та котлады.

"Мамадыш районы - зур мөмкинлекләр территориясе. Безнең игенчеләребез 2020 елда 170 мең тоннадан артык ашлык үстерделәр. 2020 елда мамадышлылар тарафыннан тәүлеккә тулаем 63 мең тонна савылды. Бүгенге көндә район буенча тәүлеккә 178 тонна сөт савыла. Һәм безнең барлык уңышларыбыз, казанышларыбыз - сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсе. Хезмәтегез, һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт сезгә", - диде ул.

Ул шулай ук район хуҗалыклары һәм агрофирмалары коллективлары эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International