2021елга бурыч:файдаланудагы мәйданның һәр гектары сугарылырга тиеш

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов мелиорация буенча федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә эшендә шулай ук «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, «Татмелиорация» ТК генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин һәм төбәкнең соңгы 10 елда җирләрендә сугару системасы торгызылган 60тан артык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашты.

Марс Хисмәтуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы елларда федераль һәм төбәк программалары кысаларында 35 мең гектардан артык сугарулы җирләр реконструкцияләнгән, 200 км суүткәргеч салынган, булган 887 корылмадан 480нән артык буа норматив техник халәткә китерелгән. Алты ел эчендә мелиорациягә 4,2 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән.

Узган 2020 елда гына да мелиораторлар көче белән 138 мелиорация объектында төзелеш эшләре алып барыла, шул исәптән ведомство программасы кысаларында 270 млн.сумга гомуми мәйданы 2270 га булган булган 4 эре федераль мелиорация объекты төзелгән һәм вакытыннан алда файдалануга тапшырылган.

Максатчан программалар кысаларында 2020 елда 6,2 мең гектардан артык сугарулы җир файдалануга тапшырылган, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 80%ка күбрәк һәм соңгы 5 елда рекордлы күрсәткеч булып тора. 2021 елда 3,5 мең гектар сугарулы җирләрне файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Шулай ук узган елда 39 скважина борауланган, 15 суэтем каланчасы әзерләнгән һәм урнаштырылган.

Республикада тамчылы сугаруда җиләк-җимеш культураларын игү интенсив рәвештә үсә. 2022 елга кадәр 2500 га мәйданда шундый плантацияләр булдыру планлаштырыла.

Киңәшмә барышында сугарулы җирләрне нәтиҗәле файдаланучы һәм су сиптерү буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыклар билгеләп үтелде. Болар - Түбән Кама районының «Якташлар» КХ, Минзәлә районының «Дәүләтов Н.Г.» КФХ, Арча районының «Кырлай» агрофирмасы” ҖЧҖ, Кукмара районының "Урал" АХҖК, Тукай районының «Миңнеханов» КФХ, Буа районының «Дәүләтшин З.Н.» КФФХ ИП, Буа районының “Дәүләтшин М.С.” КФХ, Мамадыш районының "Мостафин Р.С." КФХ һәм “Писцов А.А.” КФХ һ. б. Шулай ук җирләрендә төзек сугару системалары булуга да карамастан, авыл хуҗалыгы культураларын сугарулы үстерми торган хуҗалыклар да билгеләп үтелде. Аларга киләчәктә булган мелиоратив объектларны нәтиҗәле файдаланырга команда бирелде.

2021 елда түбәндәгеләрне торгызу планлаштырыла:

-Президент программасы буенча 16 плотина,

-мелиорацияне үстерү Татарстан Республикасы дәүләт программасы буенча 10 ГТС,

-«2020 елга кадәр мелиорацияне үстерү» ФМП буенча 3 ГТС, шулай ук экологик программа буенча берничә плотина.

Татарстан Республикасы бюджетыннан 160 000 мең сум күләмендә финанслау лимиты каралган:

-шул исәптән күчмә объектларга - 69 млн. сум;

яңа төзелә башлаган объектларга - 90 млн. сум.

"Татмелиоводхоз" идарәсе " ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика максатчан программалары кысаларында 2021 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә скважиналар бораулауга, мелиорация техникасы сатып алуга, мелиорация системаларын ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә субсидияләр каралган, шул ук вакытта, чыгымнар, юнәлешләргә карап, 70%тан 90%ка кадәр каплана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елда су сиптерү техникасы һәм насос-көч җайланмалары сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр күләме 100 млн. сум тәшкил итәчәк.

Чара ахырында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов  яңа программалар, технологияләр турында мәгълүмат бирү, тәҗрибә уртаклашу, тыгыз хезмәттәшлек итү мөмкинлеге булсын өчен оператив төркем оештырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук, файдаланудагы мәйданның һәр гектары сугарылырга тиеш, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International