Күпбалалы әни һәм уңышлы фермер

2021 елның 5 марты, җомга

Бүген, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан без аграр өлкәдә хатын-кызлар ничек итеп үзләренең стартапларын гамәлгә ашырулары турында сөйлисебез килә. Шундыйларның берсе – Лениногорск районыннан эшкуар Елена Лиорек, ул 2019 елда «Агростартап» дәүләт программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җиңүче булып, 3 млн сум грант ала. Ә 2020 елда инде кулланучыларга үстерелгән 20 мең чеби сатып, үзенең бизнес-планын гамәлгә ашыра.

Аларның кошчылык фермасы Бөгелмә районында Петровка авылы янында урнашкан. Моңа кадәр биредә ташландык сыер абзарлары булган. Шуларның өчесен ирле-хатынлы Лиореклар сатып алган, икесендә реконструкция үткәрәләр, берсен, хәрәбә хәлендә булганга күрә, сүтәләр. Хәзер алар ике-өч көнлек чеби сатып алалар, аларны бер айга кадәр үстерәләр һәм халыкка саталар. Мондый чебиләргә ихтыяҗ җитәрлек.

-Грант акчасына, үз акчаларыбызны да өстәп, заманча җайланмалар сатып алдык:эчерү һәм ашату автоматлаштырылган, вентиляция системасы кирәкле микроклиматны саклый, тизәк утильләштерелә, - дип сөйли Елена Сергеевна. - Катнаш азыкны сатып алабыз, ышанычлы тәэмин итүчеләр белән генә эш итәргә тырышабыз.

2020 елга бизнес-планны уңышлы үтәп, эшкуарлар 23 мең бройлер сатканнар. Әмма бу эшнең башы гына икәнен алар яхшы аңлый, фермерның юлы сикәлтәле дә, сикертмәле дә була, юлларына чәчәкләр сибелеп кенә тормый.

-Без, бизнес-план төзегәндә, гамәлдәге бәяләргә исәп тоттык, ә хәзер барысына да диярлек - электр энергиясенә дә, запас частьләргә, азыкка, чебиләргә дә бәяләр артты, - дип уртаклаша Елена. – Әмма артка юл юк, булганнан чыгып эш итәргә туры килә, акчаны да янга калдырырга өйрәнәсең.

Акчаны янга калдыру мисалы - ферманы утын белән җылыту:чыгымнар азрак китә.

-Төнгегә утны сүндереп калдырабыз - кошлар ял итәләр һәм авырлык җыялар, - ди кошчы Светлана Байбекова.

Шуны әйтергә кирәк, Петровкада кош-корт үрчетү белән күпләр шөгыльләнә, кошчылар биредә тәҗрибәле.

Елена Лиорек - күпбалалы әни, аның өч баласы бар, кече баласына – ярты яшь. Эшкуарлар Лениногорскида яшиләр, фермага кадәр – 45 км. Елена гомер буе кием-салым саткан. Һәм менә грант ярдәмендә ул үз тормышын тамырдан үзгәрткән.

-Әлбәттә, яңа эшне, бигрәк тә таныш булмаган өлкәдә, башлау һәрвакыт куркыныч, әмма бүредән курыксаң - урманга йөрмә, - диләр Лиореклар.

Планда - тагын бер ферма сатып алу һәм ремонтлау, кош-кортларның баш санын ике тапкыр арттыру һәм сую цехы төзү, бөтен Татарстанны бройлерлар белән генә түгел, ит белән дә тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International