Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында игенчелекнең үсешен арттыру буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Ак Барс» һәм «Красный Восток» холдинг компанияләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре игенчелек өлкәсендә киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. «Контроль сәгате» форматында узган киңәшмә эшендә шулай ук министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Рафаэль Фәттахов, район башлыклары, предприятие үз эшчәнлеген алып бара торган авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

«Ак Барс» ХК генераль директоры урынбасары Камил Галиев әйтүенчә, агрохолдингның чәчүлек мәйданнары 264 мең гектар тәшкил итә. Җирләр Арча, Әгерҗе, Питрәч, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнарында эшкәртелә. 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 139,6 мең гектардан 144,8 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук 11 630 га(пардан 55%) сидераль культуралар чәчү, орлык материалын яңарту(2 500 тонна), 8325 гектарда күпьеллык үләннәр чәчү(күпьеллык үләннәр мәйданыннан 20%), 10 897 гектарда әче туфракны известьлау(әче туфраклы җирләрнең 14%), гектарга 66,8 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, стационар 2 эретмә төенен төзү планлаштырыла.

«Красный Восток-Агро» агрохолдингы генераль директоры Гадел Хәйруллин хәбәр итүенчә, агрохолдингның чәчүлек мәйданнары 210,3 мең га тәшкил итә, Югары Ослан, Нурлат, Балык Бистәсе, Зеленодольск, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында җирләр эшкәртелә. 2021 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләренең мәйданын 84,4 мең гектардан 92,9 мең гектарга кадәр арттыру планлаштырыла, шулай ук 6219 га сидераль культуралар чәчү(пардан 15%),орлык материалын яңарту(640 тонна), 3690 га күпьеллык үләннәр чәчү(күпьеллык үләннәр мәйданыннан 20%) 8300 гектарда әче туфракны известьлау(әче туфраклы җирләрнең 10%), гектарга 70 кг исәбеннән минераль ашламалар кертү, 10 стационар эретмә төенен төзү планлаштырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисадый күрсәткечләре анализланды.

Татарстанда эшләүче инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Контроль сәгате» форматында киңәшмәләр сериясен уздыру планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, хезмәттәшлекнең мондый форматы районнарда барлыкка килә торган вәзгыять турында оператив рәвештә мәгълүмат алмашырга, хәл ителергә тиешле проблемалы мизгелләрне ачыкларга һәм тармак үсешенең өстенлекләрен аграрийларга вакытында җиткерергә мөмкинлек бирә. Министрлык агросәнәгать комплексына өстәмә дәүләт ярдәме чараларын эшләгәндә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең тәкъдимнәрен исәпкә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International