Агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елгы сезонлы кыр эшләрен уздыру барышында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкилләре, шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

2020 ел эчендә республика предприятиеләрендә чыккан янгыннарның төп сәбәпләре:ут белән саксыз эш итү, электр җайланмасын куллану кагыйдәләрен бозу, транспорт чараларындагы электр җайланмаларын куллану кагыйдәләрен бозу, чүп-чар, үлән һәм башка әйберләрне яндырганда саксызлык күрсәтү, ут төртү һәм көнкүреш электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә чүп үләннәр булу янгын куркынычсызлыгы сакланмау критерийларының берсе булып тора. Кырларны, болыннарны узган елгы үсемлек калдыкларыннан, саламнан, камыллардан арындыру, арзан ысул белән алардан котылу өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир милекчеләре һәм кулланучылар еш кына аларны яндыралар. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы җирләренең биопродуктивлыгы кими, ә үләннәрнең состав төре составы үзгәрә. Үләннәрне яндыру туфракның уңдырышлылыгын берничә мәртәбәгә киметә. Авыл хуҗалыгы үсемлекләре калдыкларын яндыру урман янгыннарына да китерергә мөмкин.

Киңәшмә барышында Лаеш, Апас, Спас, Зеленодольск, Арча, Минзәлә һәм Сарман авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары чыгыш ясады. Алар яңа гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен күрелә торган чаралар турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, авыл хуҗалыгы җирләрендә калдыкларны яндыру һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора. Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин мәсьәләләрендә кагыйдәләрне катгыйландыру сорала. Бүгенге көндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куйган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре милекчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтүне туктатуны күздә тоткан нигезләмәләрне федераль дәрәҗәдә беркетү планлаштырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан түбәндәгеләр тәэмин ителергә тиеш:

-кырларны камыллардан һәм кипкән үсемлекләрдән арындыруны яндыру юлы белән башкармау;

-тармак хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрү, янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча һәм янгын чыккан очракта башкарыла торган гамәлләр турында аңлату эшләре алып бару;

-минерализацияләнгән полосалар булдыру;

-ут таралуны тоткарлый торган полосалар ясый торган сукалау техникасы, су ташу техникасы, шулай ук янгын очрагына су тутырылган савытлар булу;

-ягулык-майлау материалларының агып чыгуын булдырмас өчен техникага вакытында тикшерү уздыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International