ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы районында булды. Фойеда район эшкуарлары һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәне караганнан соң, Марат Җәббаров район фермерлары белән аралашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча Татарстан Республикасы идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Россия Гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге Татарстан Республикасы буенча башлыгы Регина Гаязова, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым батальонының рота командиры Виталий Кондратьев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекләре баш дәүләт инженер-инспекторлары катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 26 - 28 февральдә «Идел» яшьләр үзәге базасында «Эчке туризм:глэмпинг һәм ял итүнең башка яңа концепцияләре» республика мәгариф форумы узачак.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле сәфәр белән Кукмара районында булды. Анда шәхси эшкуар Рамазан Юнысовның җитештерү комплексын карады.

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») ФДБМУ өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә бал фестивале узды.

Казанда «CLEAPL» предприятиесендә көйләү-җайлау эшләре төгәлләнде, биредә биотаркала торган көпшәчекләр җитештерү планлаштырыла. Продукциянең үзенчәлеге шунда:мондый көпшә аркылы сок яки лимонад эчкәч, без аны чүп чиләгенә ташламыйбыз, ә...ашап җибәрәбез.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында аграр югары уку йортлары студентлары агросәнәгать предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.

Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе фермер продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән «Күчтәнәч» проектын башлап җибәрде. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган агросәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим ителде.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Апас районында булды, анда ул «Ува-Молоко» ҖЧҖ сөт эшкәртү заводын карады.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы студентлар Советының форсайт-сессиясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International