Татарстанда кырларны эшкәртү мониторинглау сервисы эшли башлый

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Сиптергечләрне мониторинглау сервисы Татарстан Республикасында уңышны арттыру һәм кырларның сиптергечләр белән берничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәменең югары коэффициентына ия булачаклар.

“Сервис Агрополия проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде, технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр;шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча без кырның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачакбыз. Мониторинг эшенә Россия авыл хуҗалыгы үзәге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җәлеп ителде”, - дип сөйләде РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ район идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен укулар уздыра. Белгечләр сиптергечләрне мониторинглауга ничек заявка бирергә, ничек шәхси кабинетка керергә һәм сервиста ничек эшләргә кирәклеге турында җентекләп сөйлиләр.

Сиптергечләрне оператив мониторинглау системасы – ул ГЛОНАСС базасында төзелгән система, ул аграрийларга күрсәтмәләр бирергә һәм кырларның берничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Сиптергечләрне мониторинглауга заявка бирү өчен аграрийларга 4 этап узарга кирәк:

-“Агрополия” порталында теркәлү;

-порталның шәхси кабинетында ГИС системасында кырларны 100% паспортлаштыру;

-сиптерүгә заявка бирү;

-техниканы теркәү.

Сиптергечләрне мониторинглауга заявканы «Агрополия» порталында бирергә мөмкин, ә уку порталның модуле булып торучы "Агроонлайн" мәктәбенең түләүсез курсында узачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның көзендә Татарстанда эшли башлаган «Агрополия» авыл хуҗалыгы белеме бирү порталында 2000 авыл хуҗалыгы предприятиесе теркәлде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International