Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан Алексеевск, Әлки һәм Спас районнарында булды.
Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов район хуҗалыкларының күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга керешүе турында сөйләде. 2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар тупланган гектарга 55,3 кг тупланган, орлык белән тәэмин ителеш 107% тәшкил итә. Кырларда 15 берәмлектән артык техника эшли. “Сезнең, алексеевскилыларның мөмкинлекләре зур. Аннан тулысынча файдаланырга кирәк. Хуҗалыкларга җирне известьлауга игътибар итәргә кирәк, моның өчен Министрлык тарафыннан махсус субсидияләр каралган. Моннан тыш, дәүләт ярдәме белән ягулыкка бәя дә субсидияләнәчәк һәм дизель ягулыгын сатып алуга чыгымнарның бер өлеше кайтарылачак. Аграрийлар эретмә төеннәрен төзегәндә дә ярдәм алачак”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров һәм язгы кыр эшләрен башкарып чыгуда уңышлар теләде.
Әлки районында районның аграр комплексы активы белән очрашу Юхмачы авылы янындагы кырда узды. Район башлыгы Александр Никошин хәбәр иткәнчә, районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 114,8 мең га тәшкил итә, шул исәптән чәчүлек җирләре – 97050 мең га. Язгы культураларны 42,1 мең га чәчү планлаштырыла. Чәчү кампаниясен башлап җибәрү өчен район аграрийларының тиешле күләмдә орлыклары бар (6,8 мең тонна). Кыр эшләренә җәлеп ителәчәк барлык техника да әзер. Бу - 224 трактор, 82 чәчкеч, шул исәптән 16 чәчү комплексы. Минераль ашламалар туплау буенча план үтәлгән, ягулык-майлау материаллары сатып алу буенча килешүләр төзелгән.
Аннары министр Спас районы аграрчылары белән Икмәк музее янындагы кырда очрашты. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов хәбәр иткәнчә, 2021 ел уңышы өчен 20849 га мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Язын 48043 га мәйданда - бөртекле культуралар, 15502 га - майлы культуралар, 5193 га мәйданда азык культуралары чәчеләчәк. 2021 ел уңышы өчен минераль ашламалар гектарга 55,4 кг тупланган. Кыр эшләренә 304 трактор җәлеп ителәчәк, шул исәптән куәтле тракторлар – 57 һәм чәчү комплексы - 15.