ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

«Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында панель сессияләр узды. Цифрлаштыру секциясендә спикер булып “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул якындагы елларга һәм 2030 елга кадәр федераль һәм төбәк цифрлаштыру стратегиясе турында сөйләде.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Буа районының "Авангард" хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып уракка чыктылар. Кырлардагы эшне Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов тикшерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 5 июльгә булган оператив белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләренең   6853  хезмәткәре коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган.  

2021 елның 1 июленнән 3 июленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә илнең авыл хуҗалыгы тармагының төп вакыйгаларының берсе - «Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды.


3
июль, 2021 ел
шимбә

«Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда хэндерлар конкурсы узды.


2
июль, 2021 ел
җомга

«Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды, анда голштин токымлы 90нан артык эре мөгезле терлекләр арасыннан иң яхшы сыерларны    һәм таналарны билгеләделәр.

Республикада «Трактор-шоу» төбәк ярышлары узды, анда механизаторлар иң яхшы тракторчы исеме өчен ярыштылар. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «РАЦИН» АҖ оештырган «АГРОВОЛГА» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Агроволга – 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларында һәм экспозицияләрендә булды.

Бүген  «Агроволга – 2021» агросәнәгать күргәзмәсенә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  килде. Чара  «Казань Экспо»  халыкара  күргәзмә үзәге территориясендә (Зур Кабан) уза.  

Казан аграр университетының “Машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау”  кафедрасының өлкән укытучысы Рәис Сабиров пилотсыз трактор тәкъдим итте. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Агроволга 2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International