Бүген Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле лицеенда заманча агротехнологик класслар ачылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Чистополье» агрохолдингы ярдәме белән биредә агросәнәгать комплексы өчен кадрлар резервы әзерләнәчәк.
Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь базасында Татарстан Республикасында соя үстерү һәм аны арттыру мәсьәләләре буенча «Сояның продуктивлыгын арттыру: проблемалар, чишү юллары» темасына семинар узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Айтуган Хаҗиев, «Татагрохимсервис» АҖ генераль директоры Раилә Кәлимуллина, Татарстан хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Бүген Оренбург шәһәрендә «Алмашу мәйданчыгы» 40нчы махсуслаштырылган күргәзмә-форумы старт алды. Ул 12 сентябрьгә кадәр узачак һәм Россиянең 15 төбәгеннән 130дан артык компанияне берләштерә. Чара Оренбург өлкәсе Хөкүмәте һәм Оренбург өлкәсенең Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында ярты ел эчендә 107 миллион кап продукция җитештерелгән, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 7%ка күбрәк.
«Мәктәп агростартабы» бөтенроссия конкурсының өченче сезонында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Укучылар 30 сентябрьгә кадәр 4 номинациянең теләсә кайсысында үзләренең бизнес-проект идеясен җиткерә алалар. Проектта катнашучылар үз идеяләрен эшкуарлар инвесторлар алдында үз стартаплар идеяләрен яклауга якын методология буенча эшлиләр һәм тәкъдир итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Каракалпакстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.
Сезнең ярдәм белән безнең өстәлләр тәмле ризыклар белән тулы, нәкъ менә сез игенчелек традицияләрен саклыйсыз, бөтен ил икътисадына үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең - фермер хезмәтегез гади генә хезмәт түгел ул. Россельхозбанк һәм «Комсомольская правда» медиатөркеме Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «25 легендар фермер» премиясен гамәлгә куйдылар.
«Казан» агросәнәгать паркында республиканың «Бакчачы көне - 2025» узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов булдылар.
Урып-җыю кампаниясенең барышы, ашлык киптерү комплексларының эше һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның товар һәм нәселле башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга: беренчесенә - 80,0 мең сум һәм икенчесенә 90,0 мең сум исәбеннән - чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.