Татарстанда 2025 елның 10 аенда 339 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы узган елга карата 107,1% тәшкил итә. Мондый белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде. Ул тармакны үстерү буенча башкарыла торган эшләр һәм ел йомгаклары буенча көтелә торган нәтиҗәләр турында сөйләде.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада ел йомгаклары буенча чагыштырмача үсеш 107% булыр, дип фаразлана, ә план буенча - 101,8%. Акчага күчергәндә, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 400 млрд сумнан артып китәчәк (чагыштыру өчен: 2024 елда - 350,4 млрд сум).
Тулаем алганда, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алып, гомуми продукция күләме 775 млрд сумлык, дип бәяләнә (2024 елда - 698 млрд сум).
Сизелерлек динамика, беренче чиратта, үсемлекчелек исәбенә тәэмин ителгән. Майлы культуралар буенча планка беренче тапкыр 1 млн тоннадан артып китә. Җиләк-җимеш культуралары буенча тулаем җыем 134 мең тонна тәшкил итте, узган елга караганда ике тапкыр артыграк.
Соңгы елларда интенсив бакчаларга нигез салу буенча проект эшләп килә. 1700 гектар җирдә эшли инде, киләсе елга тагын 60 гектар өстәү планлаштырыла.
Терлекчелек буенча үсеш 1,5% булыр, дип фаразлана, тармак продукциясе күләме 210 млрд сумнан артып китәчәк. Сөтчелек тармагы да зур өлеш кертте. Тулаем савым 2 млн 358 мең тонна, яисә узган елга карата 70 мең тоннага күбрәк булыр, дип көтелә.
Ит җитештерү – 520 мең тонна, үсеш – 2%, йомырка - 3% үсеш.
Ел йомгаклары буенча керем 256 млрд сумга якын булыр, дип фаразлана, узган ел белән чагыштырганда 12%ка артык. Нәкъ менә җитештерүне һәм сату күләмнәрен арттыру акчалата керемнең үсешен тәэмин итте.
Дәүләт ярдәмен исәпкә алып, җитештерүнең табышлылыгы 10,5% дәрәҗәсендә булыр, дип көтелә, ә аннан башка - 6%тан аз гына артыграк.
Табышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлешен 90% дәрәҗәсендә тотрыклыландыруга ирешелде, бу аларның үз чыгымнарын җитди рациональләштерүләре турында сөйли.
5 ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексына 193 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, шул исәптән агымдагы елда 46 млрд сумга якын инвестиция кертеләчәк, бу продукциянең үзкыйммәтендә чагылыш таба.
Хәзерге шартларда чыгымнарны сакчыл тотуга күбрәк игътибар бирергә кирәк, диде Марат Җәббаров.
Нәтиҗәлелекне күтәрү хезмәткәрләрне эшкә кызыксындырудан башка мөмкин түгел. 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт хакы айга уртача 70 мең сумга җиткән, узган елга караганда 23%ка артыграк.
Узган 5 елда авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы динамикасы яхшы, ул шул чор арасында 2 тапкырдан артыгракка үсте, әмма хәзерге темплар барыбер җитәрлек түгел, дип билгеләп үтте министр.
Чыгышын тәмамлап, Марат Җаббаров, агымдагы ел күрсәткечләре - күп очракта агросәнәгать комплексына төрле республика һәм федераль программалар аша җитди ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе дә ул, дип ассызыклады. Агымдагы елда дәүләт ярдәме 16,7 млрд сум булачак.
Бюджет ярдәме аркасында җитештерүгә кертелгән сумның (акчаның) нәтиҗәлелеге арта, диде Марат Җәббаров һәм барлык авыл халкы исеменнән Татарстан Рәисенә тармакны һәм тулаем авыл территорияләрен үстерүгә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.